Бүген биредә сүз белән эш берлеге күзгә ташланып тора. Басуларда һәр җирдә хезмәт кайный. Иң беренче булып 110 гектарлы икенче бригада басуында тукталдык. Биредә Илшат Тимашев хезмәтләндергән чәчкеч агрегатында Азат Макулов белән Илгиз Акчурин чәчкечләрдә гербицид белән эшкәртелгән орлыкның тиешле тирәнлектә тыгыз күмдерелә баруын күзәтә. Өр-яңа "Кировец-744” тракторында Фәнүз Кашаев чиста пар җирләрен чәчкеч алдыннан тагын бер тапкыр йомшартып, тигезләп бара. Олег Таһиров үзенә беркетелгән "ЗиЛ” автомашинасында чәчү орлыгы ташый.
–Егетләр сыната торганнардан түгел, – ди Гали Гаделҗан улы. – Бар тырышлыгын салып, алар киләсе ел уңышына ныклы нигез салырга омтыла. Орлыкны эшкәртер өчен дә, шулай ук пар җирләрен чүп үләннәреннән арындыру максатын да күздә тотып, 600 мең сумлык гербицидлар алдык. Һәр бригадада да чәчү технологиясе төгәл үтәлә. Соңгы көннәрдәге явымнар өметләребезне, һичшиксез, аклар, дип ышанабыз.
Беренче бригаданың 196 гектарлы басуында арыш чәчүче "Джон Дир” агрегатын чиратлашып Илгиз Миңнекәев белән Ильяс Әмирханов хезмәтләндерә. Чәчү материалы белән "КамАЗ” автомашинасында Илвир Шакиров тәэмин итә.
Өченче бригаданың 219 гектар мәйданны биләгән басуында Әхсән Мохтаров хезмәтләндергән агрегатта Ришат Богданов белән Наил Батыйров бөртеклеләрнең тигез төшеп ятуы өчен җаваплы, тракторчы Илнур Мәгъдәнов кәтүкләп бара, Иске Бәшир авылыннан шәхси машинасы белән ярдәмгә килгән водитель Владик Булатов орлык ташып тора.
Һава шартлары көйле торса, уҗым арышын чәчүне атна эчендә тәмамларга ниятли октябрьлеләр. Уҗым бодаен быел бары 64 гектарда гына чәчәргә планлаштыралар. Эшкә дәртләнеп тотынганнар, булсынга дип тырышалар. Хезмәтләре өчен тиешлесе айныкы-айга түләнә бару, мал азыгын хәтта өйләренә китереп бирүләре дә канат куя торгандыр. Әйбәтләп төрелгән берьеллык үләннән печән рулоннарын да теләп алганнар, әле һәр хезмәткәргә 6шар төргәк (1 тонна) салам таратыла. Аларны басудан "МТЗ-82” тракторында тәҗрибәле механизатор Рәмис Кудашев төяп җибәрә.
–Күреп торасыз, халыкта эшләргә теләк зур. Корылыклы ел булса да, быел игеннең тулай җыемы былтыргыдан күбрәк булды: узган елдагы 31750 тонна урынына 32 мең тонна җыеп алдык. Бу исә тиешле күләмдә чәчү орлыгы һәм фураж запасы тупларга да мөмкинлек бирде. Тиздән, килешүдә каралганча, пар җирләреннән файдаланган өчен икешәр центнер ашлык һәм тиешенчә саламын да таратып бирәчәкбез, хезмәт ияләренә эчке ихтыяҗларына һәм шулай ук дәүләткә сатарга да бар. Техниканы яңартып, булганны карап-көйләп тотабыз. Өр-яңа "Лида” комбайны алдык, аны Финат Хаҗиевка беркеттек. Урак азагында гына эшкә керешсә дә, 3000 центнер ашлык суктырып алырга өлгерде ул.
Көнбагыш урагын үзебезнең комбайныбыз белән ерып чыгарбыз, дигән өмет бар. Туңга сөрү, чәчүлек мәйданнарын әзерләүне артабан да дәвам итәчәкбез, – ди Гали Гаделҗан улы.
Басуларда хезмәт кайнаганда авыл кешесенең киләчәккә ышанычы бар. Иске Калмашта моны яхшы аңлыйлар һәм тырышып эшлиләр дә.
Фәнис Әмирханов.
Автор фотолары.