Пятница, 19.04.2024, 21:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Май » 12 » Халкыбызның бөек батырлыгы
07:42
Халкыбызның бөек батырлыгы
Ямьле май аенда ел саен билгеләнеп үтелүче Җиңү көне – безнең тормышыбызда иң кадерле, якты һәм бөек бәйрәм. 
Кырык бишенче елның 9 мае кешеләр хәтерендә мәңге җуелмас. Вакыт үтү белән Бөек Җиңүнең әһәмияте кимеми, киресенчә, арта гына бара. Без җиңүче буынның тиңдәшсез батырлыгы, аларның данлы эшләре каршында түбәнчелек белән баш иябез, аларны онытмыйбыз, рәхмәт әйтәбез.Менә быел да бу истәлекле көнне илебез шәһәрләре һәм авылларында совет халкының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүенең 67 еллыгы зур бәйрәм итеп билгеләнде. Башкалабыз Мәскәүдә, герой исеменә һәм хәрби данга лаек башка шәһәрләрдә хәрби парадлар үткәрелде. Шул исәптән, безнең районда да бөтенхалык бәйрәме истә калырлык итеп уздырылды.
Чакмагыш үзәгендәге Җиңү паркына халык иртүк җыела башлады. Ватан сугышына бәйле җырлар, дәртле маршлар тавыш көчәйткеч аша тирә-якка яңгырый. Сәгать 10 тулгач, күкрәкләренә орден-медальләр таккан Бөек Ватан сугышында катнашучылар (ни үкенеч, алар арабызда елдан-ел азая) һәм тыл хезмәткәрләре, район 
җәмәгатьчелеге яшь барабанчы кызларның тигез ритмнары яңгыравы астында Җиңү паркына юнәлде. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган чакмагышлылар истәлегенә урнаштырылган һәйкәл-обелискка һәм якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Вахит Галимов, Василий Николаев һәм Габдрахман Латыйпов, Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлиховның бюстлары алдына тере чәчәкләр салдылар, 
Җиңү көненә багышланган тантаналы митингны Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фирдәвис Хәлимулла улы Заһидуллин ачты.
Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов чыгыш ясады.
–Җиңү – безнең бөек мирасыбыз, ул 27 миллион ватандашыбызның гомере белән яуланды. Алар яшь иделәр, тормышны сөйделәр, тыныч хезмәт, туган якларга кайту турында хыялландылар, әмма бронза солдат рәвешендә генә әйләнеп кайттылар. Бүген без ата-бабаларыбызның яу кырында күрсәткән үлемсез каһарманлыгына һәм тылдагы хезмәт батырлыгына хөрмәт күрсәтеп, Чакмагыш районы улларын һәм кызларын зур рәхмәт сүзләре белән искә алабыз, – дип ул илебезне, бөтен дөнья 
Сугыштан соң да җиңел булмый райондашларга. Югалту ачыларын татыган, җиңү шатлыкларын кичергән чакмагышлылар дистәләгән ел дәвамында киеренке хезмәт салып, сугыш вакытында җимерелгән халык хуҗалыгын тергезәләр, аны тыныч юлга күчерәләр. Өлкән буын безгә зур мирас – күпмилләтле илебезгә мәхәббәт һәм бирелгәнлек, патриотизм калдырды. Без бүген җиңүче солдат безгә калдырган иң изге, иң кадерле нәрсәне –  Тынычлык һәм Азатлыкны сакларга бурычлыбыз.халкын фашизм коллыгыннан саклап калуга үз өлешен керткән якташларыбызны, көнне-төнгә ялгап тылда фидакарьлек күрсәтеп җиңү таңын якынайтучы өлкән буын кешеләрен данлады. Кайгы-хәсрәт изсә дә, авыр хезмәт һәм тормыш басса да, алар бирешмәделәр, кешелекле, көчле рухлы, үз иленең чын патриотлары булып калдылар.
Риф Сәгъдәтулла улы авыр елларда ныклык һәм батырлык күрсәткән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчәннәрен, барлык райондашларны Җиңү көне белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, имин тормыш теләде.
Аннары сүз Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының Чакмагыш һәм Илеш районнары буенча бүлек начальнигы Илдар Равил улы Хәмитовка бирелде.
Дүрт ел дәвам иткән, дөнья тарихында моңа кадәр тиңе булмаган канкойгыч сугыш безнең илгә гаять зур югалтулар китерүен билгеләп, ул чакмагышлыларның да Туган илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган бу көрәштә актив катнашуын искә төшерде. 
— Бөек Ватан сугышына безнең районнан барлыгы 10065 ир-ат һәм 18 хатын-кыз Кызыл Армия сафларына чакырыла, шуларның 4289ына гына фронттан исән-сау әйләнеп кайтарга насыйп була, ә 5794 якташыбыз яу яланнарында мәңгелеккә ятып кала. Бүгенге көндә районда 99 сугыш ветераны исән-сау гомер кичерә. Алар яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә катнашалар, шәхси үрнәге, данлы тормыш юлы белән дә яшьләргә өлге булып торалар.
Илдар Равил улы билгеләп үткәнчә, фронтовикларның хәрби традицияләрен бүген яшьләр дәвам итә. Алар Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә намуслы хезмәт итәләр. Һәрчак югары хәрби әзерлектә торып, изге хәрби бурычны – илебез иминлеген, халкыбызның тыныч тормышын уяу саклыйлар һәм шул рәвешле Бөек Ватан сугышының данлы хәрби традицияләрен дәвам итүчеләре булып торалар.
Тозлыкуш авылыннан Фәһия Мөгалим кызы Латыйпова да тантаналы митингта катнашучылар күңеленә үтеп керердәй сүзләр табып чыгыш ясады. Ул Бөек Ватан сугышы башланган елда туган. Замандашлары кебек аның да балачагы, үсмер еллары ач-ялангач, кайгы-хәсрәтле, җәфалы-михнәтле тормышта үтә. Сугыш урлаган сабый мәлен һәм балачагын, халкыбыз кичергән ачы язмышны искә төшерде. Илебез халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге җиңүгә китерде, диде. Киләчәктә илебез күген бервакытта да сугыш сөреме капламасын, кешеләр үзара дус-тату, бары тик бәхет-шатлыкта, имин тормышта яшәсен, иманлы булсыннар, бер-беренә гел яхшылыклар, изге гамәлләр кылып кына яшәсеннәр, дип матур теләкләр теләде.
Чакмагыш гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Рамис Исхаков сугыш һәм тыл ветераннарын яшь буын исеменнән Җиңү көне белән тәбрикләде: "Ата-бабаларыбыз, сез күрсәткән батырлык, тормыш юлы, Ватанны сөю һәм аңа чын күңелдән бирелгәнлек, фидакарьлек безнең буын өчен үрнәк булып тора. Без, яшь буын, авыр сынауларда киләчәк буынның тыныч, матур тормышы хакына яулап алган Бөек Җиңү, тылда башкарган эшләрегез өчен зур рәхмәт әйтәбез һәм сез башлаган изге эшләрне дәвам иттерәчәкбез”, – диде ул котлау сүзендә.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм аннан соң вафат булган яугирләр хөрмәтенә, басып, бер минут тын калып тордылар. Мылтыктан атып, салют яңгырады.
Соңыннан Җиңү паркында бәйрәмдә катнашучылар хөрмәтенә концерт булды. Район үзәге ветераннар хоры, мәдәният йорты хезмәткәрләренең, аерым сәнгать осталарының, балаларның чыгышлары тантанага ямь өстәде. Аларны караганда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының, өлкән яшьтәгеләрнең күңелләре тулды, кайберләре үзләре дә мәйдан уртасына парлы биюгә чыкты.
Бәйрәм концерты тәмамлангач, сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә чәй табыны оештырылды. Күпне күргән, күпне кичергән абый-апалар үткәннәрне янә хәтергә төшереп, күз яшьләре аша яуда һәлак булган фронтташ дусларын искә алдылар, үзләренә кадер-хөрмәт күрсәтүчеләргә рәхмәт әйттеләр.
Рәшит Вахитов.
Рәсемнәрдә: бәйрәм тантанасы күренешләре.
Автор фотолары.

Просмотров: 1100 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск