Тантана Кремльнең Собор мәйданында башланды. Гамәлдәге Президент Дмитрий Медведев Президент полкы белән хушлашты. Үзенә күрсәтелгән ышаныч һәм ярдәм өчен рәхмәт әйткәннән соң, Владимир Путинга Президент вазифасын башкарган вакытта уңышлар теләде.
Дмитрий Медведев Русия Федерациясенең сайланган Президентына Президент власте символын тапшыргач, Владимир Путин ант кабул итте һәм РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин Владимир Путинның Президент вазифасына керешүе турында игълан итте.
"Гомеремнең мәгънәсе һәм үз бурычым итеп мин Ватаныма, халкыма хезмәт итүне күрәм”, – диде Владимир Путин уң кулын РФ Конституциясе тексты язылган китап өстенә куеп. Халык тынычлыгы, иминлеге һәрвакытта да барысыннан да өстен булуын һәм русиялеләрнең ышанычын аклар өчен бар көчен салачагын әйтте. Тантаналы чара Владимир Путинга Русиянең стратегик атом-төш көчләре белән идарә итүне тапшыру белән тәмамланды.
РФ Конституциясенә ярашлы, хәзер Президент вәкаләтләре срогы 6 ел тәшкил итә.