Суббота, 04.05.2024, 06:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Октябрь » 24 » Хакимият көннәре дәвам итәчәк
09:09
Хакимият көннәре дәвам итәчәк
Муниципаль район хакимияте башлыгы карары нигезендә авыл биләмәләрендә хакимият көннәре үткәрү расланылган график буенча дәвам иттереләчәк. Дүшәмбе, 24 октябрьдә әлеге чара Иске Бәшир мәдәният йортында, сишәмбе, 25ендә – Иске Калмаш, чәршәмбе, 26сында – Каразирек, пәнҗешәмбе, 27сендә – Тозлыкуш, җомга, 28 октябрьдә – Имәнлекул мәдәният йортларында эш көне азагында, кичке сәгатьләрдә, шимбә, 29 октябрьдә – көндезге 10да Тайняш авылы мәдәният йортында үтәчәк. Бу көннәрдә шулай ук биләмәдән сайланган район Советы депутатлары да халыкны кабул итәчәк, сәгатьләре биләмәләрнең игълан тантаналарында күрсәтелә. Муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов һәм аның урынбасарлары, райондагы ведомстволар, оешма-учреждениеләр урындагы хуҗалык җитәкчеләре катнашлыгында үтәсе әлеге чараларда актив катнашып, үзегезне борчыган мәсьәләләр буенча канәгатьләнерлек җаваплар алу мөмкинлегеннән файдаланып калырга чакырабыз. Шул ук вакытта район "Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләренә льготалы язылу мөмкинлеге дә тудырыла ("Игенче” гә еллык язылу хакы 649 сум 32 тиен, редакция печате белән беркетелгән квитанциядәге тәртип саны сез ия булу мөмкинлеге тудырылачак бүләк (бозау, куяннар, әтәчләр, төрле көнкүреш техникасы, азык-төлек һәм башкалар) күрсәткече дә).
Просмотров: 673 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск