|
|
|
|
Главная » 2011 » Октябрь » 18 » Спорт мәктәбе оешуга – 20 ел
12:26 Спорт мәктәбе оешуга – 20 ел |
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе – мәгариф системасына караган өстәмә белем бирү учреждениеләренең бер төре. Укучы балаларда сәламәт тормыш культурасы тәрбияли, яшь буынны hөнәри спортка яшьли әзерли ул. Дөньякүләм спорт ярышлары hәм Олимпия уеннары чемпионнарының hәммәсе шунда шөгыльләнгән-чыныккан. Советлар Союзында спорт мәктәпләре үткән гасырның 30нчы елларында оеша башлаган. 1934 елда Мәскәүдә төзелгән Яшь пионерлар стадионы беренче шундый учреждение булган. 1935-1936 елларда алар аерым башка шәhәрләрдә дә ачылган. 1940 елларда "Динамо”, "Спартак” спорт җәмгыятьләре, профсоюз, ОСОАВИАХИМ оешмасы (1940 еллар ахырында ул ДОСААФка үзгәртелгән) каршында hәм мәгариф системасында дистәләгән спорт мәктәбе эшчәнлек иткән. Артабангы елларда аларның саны арткан. Ә безнең районда спорт мәктәбе 1991 елда оешкан (1991 елга алар ил буенча 6 меңнән арткан). Моңача спорт мәктәпләренең вазыйфа бурычларын мәгариф учреждениеләрендәге физик тәрбия түгәрәкләре үтәп килгән.
|
Просмотров: 602 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|