14 октябрьдә, башкалабызда Милләтара татулыкны ныгыту елы чикләрендә Башкортстан халыкларының милли мәдәниятләренә багышланган республика телевизион фестиваль-марафоны старт алды. Милли мәдәниятләрне саклап калу, яшьләр күңелендә аларга ихтирам хисе тәрбияләү максатын күз уңында тотып оештырылган бу чара 21 октябрьдә безнең район биләмәсендә дә үтәчәк. Марафонда Бакалы, Благовар, Шаран һәм үзебезнең районның иҗади коллективлары катнашып, җыр-моңга осталыгын күрсәтәчәк. Фестиваль мәдәният йортында 18 сәгатьтә башлана. Керү – бушлай.
Фестиваль-марафон 1 декабрьдә башкалабыз Уфада Гала-концерт белән тәмамлана. Луиза Ишморатова.
|