Четверг, 02.05.2024, 17:53

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Август » 29 » Аллаһының олуг бер дәлиле
15:01
Аллаһының олуг бер дәлиле
Тормышыбызда төрле могҗизалар, еш булмаса да, очрап тора. Күптән түгел шундый сирәк хәл безнең якта, Чакмагышта яшәүче Флүзә ханым Гыйндуллинаның шәхси хуҗалыгында да булды. Тавык асрый торган абзардан гаҗәеп йомырка алып керә ул. Аның кабыгында гарәп хәрефләре белән язылган "Аллаһ” сүзе ачык күренеп тора. Могҗизага тиң бу вакыйганың нәкъ менә изге Рамазан аенда булуы – үзе үк Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген, барлыгын-берлеген белдерүче олуг дәлил. 
Бу гаҗәеп хәлнең нәкъ менә шушы иманлы-бәрәкәтле нигездә барлыкка килүе дә һич очраклы түгелдер. Чөнки Флүзә ханым үзе дә – күңелендә иман нуры йөрткән, "Бикә” мәчетендә Галим хәзрәт Шакиров җитәкчелегендә дин сабаклары алган, балаларын да шул рухта тәрбияләгән хак мөслимә. Гарәп хәрефләрен танымаучы башка берәр кешенең хуҗалыгында барлыкка килсә, бәлки бу вакыйга искә алынмыйча да үтеп китәр иде. Аллаһы Тәгаләнең бөек кодрәте билгесе, чын могҗиза дими, ни диярсең?!
Просмотров: 752 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Ильдар  
0
Болгар авылында, минем картэтэйлэрдэдэ шундый йомырка салучы тавк бар берничэ тапкыр шундый "язулы" йомыркалар алып керделэр. Гарэпчэ укый белмэгэч мэгнэсен анлап булмады андагы билгене.

Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск