Пятница, 03.05.2024, 06:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Август » 29 » Рамазан гаетенә рәхим итегез!
14:46
Рамазан гаетенә рәхим итегез!

Инша Аллаһ, сөенеп көтеп алган изге Рамазан ае тәмамланып, хак динебездәге иң мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе – Рамазан гаете якынлашып килә. Бөек Раббыбыз биргән көч-кодрәт белән, сабырлык белән үткәргән шушы айның изге бәйрәмен, елдагыча Яңа Балтач авылындагы "Фәридә” мәчетендә дә күркәм итеп оештырмакчыбыз. Әйткәндәй, шушы көннәрдә мәчетебезнең үз ишекләрен ачып халыкка хезмәт итә башлавына өч ел тула. Шушы ике бәйрәмне билгеләп үтү тантанасына башкалабыздан мәртәбәле кунак – "Гуфран” мәчетеннән Абдулкәрим хәзрәт тә килер дип көтәбез. Гает намазы 30 августта, сишәмбе көнне, иртәнге 10 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр!

Илһам Якупов,

"Фәридә” мәчете имамы.
Просмотров: 865 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск