Воскресенье, 28.04.2024, 22:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 31
Шатлык-куанычлары һәм борчылулары белән тагын бер ел үтеп китте. Матур кыш аенда – декабрьнең соңгы көнендә иске елны озатып, киләчәккә якты өметләр баглап, барыбыз да көтеп алган Яңа елны каршылыйбыз. Күңелләргә бетмәс шатлык-сөенечләр өсти торган бу күңелле бәйрәмдә ел дәвамында башкарылганнарны да искә алабыз, алдагы көннәргә бурычлар билгелибез.
Узган елда илебездә, шул исәптән республикабызда, шактый зур күләмле табигать казаларына, һәртөрле башка авырлыкларга карамастан, социаль-икътисадый, мәдәни-рухи өлкәләрдә зур казанышларга ирешелде. Тотрыклы үсеш сакланды. Илдә азык-төлек иминлеге тәэмин ителде, моңа Башкортстан халкы да зур өлеш кертте, барлыгы 2,2 млн.тонна ашлык хәзерләнде.
Әгәр бүген башкарылганнарга байкау ясасак, безнең район эшчәннәре дә елны уңышлы тәмамлады, дип зур ышаныч белән әйтә алабыз. Көзге айларда табигать шартлары ифрат уңайсыз килсә дә, авыл хуҗалыгында яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Барлыгы 132 мең тоннадан артык ашлык җитештерелде. Бөртекле культураларның уртача уңышы һәр гектардан 28,3 центнер тәшкил итте. Бу — республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе. Терлекчелек тармагында ирешкәннәребез белән дә горурлана алабыз. Терлекчелек продукциясен җитештерү буенча элеккечә республикада алдынгы урындабыз. Малларга җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнд ... " Читать дальше "
Просмотров: 730 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.12.2013 | Комментарии (0)

27 декабрьдә район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповның чыршы бәйрәме үткәрелде. Биредә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, яшьләр үзәге директоры Индира Гәрәева, Балалар иҗат үзәге вәкилләре катнашты. 
Бәйрәмгә 120 укучы килде. Алар арасында 4-8 сыйныф укучылары – уку алдынгылары, төрле фәннән үткәрелгән олимпиада, спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчәннәр сәнгате лауреатлары, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, район һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары стипендиатлары бар иде.   Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков уку алдынгыларына хезмәт җимешләре өчен мактаулы сүзләр җиткерде. Ул аларга район һәм республика дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле конкурс-олимпиадаларда катнашып, район данын яклаганнары өчен рәхмәт әйтте, киләсе 2014 елда яңадан-яңа үрләр яуларга, уңышлар теләде. 
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов исемендәге стипендия белән Лилия Зиннәтуллина ( Үрнәк), Булат Исламов ( ... " Читать дальше "
Просмотров: 623 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.12.2013 | Комментарии (0)

Профилактика көннәре
Авыл Советы авыл биләмәләрендә профилактика көннәре дәвам итә. Чираттагысы 26 декабрьдә Рапат авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде. Анда биләмәдә урнашкан предприятие, оешма, учреждение, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашты.
Тәүдә Рапат авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов  биләмә тормышына кагылышлы кайбер саннар белән таныштырып үтте. Бу төбәктәге 3 авылда барлыгы 1150 кеше яши. Байтак кеше "Базы” кооперативының Рапат бүлегендә, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләрендә эшли. 111 бала Рапат урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар 38, балалар бакчасына әлеге вакытта 28 бала йөри. 2 фельдшер акушерлык пункты бар, анда 3 медицина хезмәткәре эшли. Агымдагы елда авылларда 2 янгын чыккан. Шактый матди зыян килгән, иң аянычлысы – анда 3 кешенең гомере өзелгән. Узган елда бу биләмәдә бер генә янгын да булмаган, ә менә быел, күрүебезчә, бөтенләй икенче күренеш. Фаил Әхнәф улы моның төп сәбәбе эчкечелектә, дип борчылып әйтте. Авылда яшәүчеләр арасында аракыдан һаман да айный алмаучылар бар. 11 кеше район наркология кабинетында исәптә тора. Исереккә диңгез тубыктан, ул ни эшләгәнен дә белми. Һәм моның ахыры безнең күз алдында. Ә бит, уйлап ка-расаң, алар үзләрен генә түгел ... " Читать дальше "
Просмотров: 641 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.12.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск