Понедельник, 29.04.2024, 08:26

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 16
Президент Мөрәҗәгатьнамәсе – төп программа документы
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясап, илнең иҗтимагый үсешен, эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләде, шулай ук дөньядагы хәл-вакыйгалар турында да сөйләде. Бу программа документы быел Русия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгын билгеләгән көнне яңгырады. Президент шундый мөрәҗәгать белән унынчы тапкыр чыгыш ясады. 
Владимир Путин Мөрәҗәгатьнамәдә башка күп төрле мәсьәләләр белән беррәттән урындагы үзидарәлек рефор-
масына да игътибар бирде. "Без гражданнарның, сәяси партияләрнең ил тормышында катнашырга теләвен хупларга, бу юнәлештә үсә барган омтылышына ярдәм итәргә тиешбез. Бүген урындагы үзидарәлек системасында проблемалар күп җыелды. Урындагы үзидарәлек органнарын коррупция гаугалары тетрәтә. Урындагы власть гражданнар мәнфәгатен якларга тиеш. Әйдәгез, аны заман таләпләренә яраклы итеп үзгәртү өчен бу хәлгә төрле яклап карыйк. Нәкъ менә земстволар, урындагы үзидарәлек үсеше Русиягә алга кинәт ыргылыш ясарга мөмкинлек бирде. Көчле урындагы үзидарәлек илнең кадрлар потенциалын тулыландыру һәм яңарту өчен куәтле ресурс булырга сәләтле һәм, әлбәттә, без барыбыз да сайлаулар механизмы аша властьк ... " Читать дальше "
Просмотров: 511 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.12.2013 | Комментарии (0)

11 декабрьдә "Герой” кооператив-колхозында авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм  ремонтлау буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлары һәм агрономнары, бригадирның техника буенча ярдәмчеләре, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре катнашты. Тәүдә семинарда катнашучылар Тайняш машина-трактор остаханәсе ихатасында кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасын, җир эшкәртүдә кулланылган тагылма инвентарьны, башка механизм һәм узелларны карадылар, ремонт мастерскойларында, гаражларда булдылар. Хуҗалыктагы барлык төр авыл хуҗалыгы машиналары да көзге кыр эшләре тәмамлану белән дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирерлек итеп кышкы саклауга куелган. Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Фидрат Әхмәтов һәм хуҗалык рәисе Фәргать Ваһапов аларның һәркайсын күрсәтеп йөргән вакытта техниканың ышанычлы сакланышын тәэмин итү буенча  күрелгән чаралар турында да сөйләделәр.
Машина-трактор остаханәсе паркына килеп  кергәч тә уң яктагы гаражда, мәсәлән, ике "Полесье”, ике "Лида" ашлык суктыру комбайннары,  "Джон Дир”  чәчкеч комплексы, ике "Полесье” мал азыгы хәзерләү комбайны, ике чәчкеч кышкы саклауга куелган. Аларның һәркайсы басудан кайткач та яхшылап тазарт ... " Читать дальше "
Просмотров: 705 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.12.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск