Понедельник, 29.04.2024, 06:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 09
Быел муниципаль район хакимияте башлыгының Яңа ел чыршысы 27 декабрьдә район мәдәният йортында үтәчәк. Бәйрәм 11 сәгатьтә башлана. Тантанага мәктәпләрдән уку алдынгылары, предмет олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, шулай ук ятим балалар, ата-аналары тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар (4-8 сыйныфлар) чакырыла.
Муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге тарафыннан расланган программага ярашлы, 11 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр "Олимпия авылы – Чакмагыш” дип аталган яңа ел тамашасы күрсәтеләчәк. Иң тәүдә бәйрәмдә катнашучы муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов Яңа ел белән котлаячак. Аннары тамашалар башлана. 2014 елгы Кышкы олимпия уеннары талисманнары белән Яңа ел әкияте бик кызыклы булмакчы. Матур итеп бизәлгән купшы чыршы янында Яңа ел персонажлары һәм әкият геройларының күңелле маҗаралары, төрле уеннар, спорт ярышлары һәм башкалар – һәммәсен кызыклы, истә калырлык  итеп үткәрергә ниятли бәйрәмне оештыручылар. "Яңа 2014 ел символы” конкурсына һәм "Тере чыршыны саклыйк!” акциясенә дә йомгак ясалачак, бүләкләр тапшырылачак.

Просмотров: 808 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.12.2013 | Комментарии (0)

Профилактика көннәре
Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсендә 5 декабрьдә үткән чираттагы профилактика көнендә яшәешебезгә кагылган көнүзәк мәсьәләләр буенча күзгә-күз карашып сөйләшүгә авыл биләмәсендә урнашкан төрле оешма-учреждение җитәкчеләре, белгечләр, кооператив әгъзалары чакырылган иде.
Очрашуны башлап җибәрүче муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков залда утыручыларны авыл биләмәләрендәге хезмәт коллективларында профилактика көннәре үткәрү турындагы муниципаль район хакимиятенең карары белән таныштырып үткәннән соң, сүзне Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәвилә Хөсәеновага бирде. Рәвилә Хурамша кызы тәүдә авыл биләмәсе белән кыскача таныштырып үтте. Авыл биләмәсендә әлеге көндә 1246 кеше яши, 496 хуҗалык бар. Эш көчендәгеләр – 573, пенсионерлар 313 кеше исәпләнә. Мәктәпләрдә 141 бала белем ала. Авыл халкының бер өлеше "Базы” кооперативының Калмашбаш бүлегендә, "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасына караган җирләрдә иген игү, терлекчелек белән шөгыльләнә. 6 фермер, 4 шәхси эшкуар бар.
Авылларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча беркадәр эш алып барылган. Калмашбашта 7 кешедән торган янгын командасы оештырылган, ул ел әйләнәсенә даими кизүдә тора. Янгын сүндерү автомашинасы җылы гаражда тотыла. Салкында да су ала торган краннар булдырылган. Шулай ук бые ... " Читать дальше "
Просмотров: 695 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.12.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск