Понедельник, 29.04.2024, 01:03

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 23
Матбугат конференциясе
19 декабрьдә Мәскәүдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инде традициягә әверелгән (быелгысы — тугызынчы тапкыр) зур матбугат конференциясе үткәрде. Яңа ел алдыннан уздырылучы быелгы очрашуда аккредитация үткән меңнән артык Русия һәм чит илләрдәге  киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. 4 сәгать 3 минут дәвам иткән пресс-конференциядә ил башлыгы 52 журналистның сорауларына җавап бирде. Аның чыгышы берничә федераль канал, радиостанция аша тапшырылды.
Сораулар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылды, күбесе сәяси, икътисадый һәм социаль үсеш, яшәешебездә булган проблемалар турында иде. Шулай ук чит илләр белән мөнәсәбәтләргә, үзара хезмәттәшлеккә бәйлеләре дә байтак булды.
Владимир Владимирович тәүдә узып баручы 2013 елдагы социаль-икътисадый  үсешнең кайбер йомгакларына кыскача тукталды. Мәсәлән, агымдагы елда Русиядә тулаем продукт җитештерү 1,4-1,5 процент тәшкил итүе фаразлана. Бу  үткән елгы күрсәткечтән (3,7 процент иде) шактый ким булса да, илдә икътисадый тотрыклылык, үсеш темпы саклана. Инфляциянең түбән булуы (6 процент чамасы көтелә) билгеләнде. Быел агросәнәгать тармагы үсеше сизелерлек булды, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү элекке елга караганда ... " Читать дальше "
Просмотров: 713 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.12.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск