Суббота, 04.05.2024, 18:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 31 » Җитеш тормыш хакына
07:49
Җитеш тормыш хакына
Шатлык-куанычлары һәм борчылулары белән тагын бер ел үтеп китте. Матур кыш аенда – декабрьнең соңгы көнендә иске елны озатып, киләчәккә якты өметләр баглап, барыбыз да көтеп алган Яңа елны каршылыйбыз. Күңелләргә бетмәс шатлык-сөенечләр өсти торган бу күңелле бәйрәмдә ел дәвамында башкарылганнарны да искә алабыз, алдагы көннәргә бурычлар билгелибез.
Узган елда илебездә, шул исәптән республикабызда, шактый зур күләмле табигать казаларына, һәртөрле башка авырлыкларга карамастан, социаль-икътисадый, мәдәни-рухи өлкәләрдә зур казанышларга ирешелде. Тотрыклы үсеш сакланды. Илдә азык-төлек иминлеге тәэмин ителде, моңа Башкортстан халкы да зур өлеш кертте, барлыгы 2,2 млн.тонна ашлык хәзерләнде.
Әгәр бүген башкарылганнарга байкау ясасак, безнең район эшчәннәре дә елны уңышлы тәмамлады, дип зур ышаныч белән әйтә алабыз. Көзге айларда табигать шартлары ифрат уңайсыз килсә дә, авыл хуҗалыгында яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Барлыгы 132 мең тоннадан артык ашлык җитештерелде. Бөртекле культураларның уртача уңышы һәр гектардан 28,3 центнер тәшкил итте. Бу — республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе. Терлекчелек тармагында ирешкәннәребез белән дә горурлана алабыз. Терлекчелек продукциясен җитештерү буенча элеккечә республикада алдынгы урындабыз. Малларга җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнде. Узган елда район хуҗалыкларының техника паркын яңарту буенча зур эшләр башкарылды, 300 млн сумга якын яңа заманча техника сатып алынды. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә ирешкән уңышларыбыз, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткәнебез өчен районыбыз быел да Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Дипломына лаек булды. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең фидакарьлек күрсәтеп, нәтиҗәле тырыш хезмәт белән зур җиңүгә ирешүләре сокланырлык. Батырлыкка тиң хезмәтләре өчен аларның һәммәсенә  дә рәхмәт белдерәм.
Сәнәгать предприятиеләрендә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният,социаль өлкәләрдә, спортта ирешкәннәребез дә горурланырлык. Ел дәвамында күп төрле чаралар оештырылды. Спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда зур җиңүләр яулап, районыбыз  данын ил, дөнья күләмендә тараттылар. Мәгариф өлкәсендә шартлар елдан-ел яхшыра, уңайлыклар арта. Чакмагышта яңа балалар бакчасының төзелеп бетүе зур вакыйга булды. Сәламәтлек саклау учреждениеләренә байтак яшь кадрлар эшкә кайтты, матди базасы ныгый. Башка тармакларда да уңай үзгәрешләр бар. Авылларда төзелешләрнең, төзекләндерү, яшәгән җиребезне матурлау, заманча уңайлыклар булдыру буенча эшләребезнең ел әйләнәсенә тукталып торганы юк. 2013 – Башкортстанда тирә-як мохитне саклау елында табигатьне саклауга юнәлтелгән төрле файдалы эшләр башкарылды, бу мөһим мәсьәләгә игътибар сизелерлек артты. Газ, электр, су, җылылык бирүче предприятиеләр халкыбызның имин тормышын тәэмин итә, көнкүрештә уңайлы шартлар тудыра.
2014 ел Башкортстан Республикасында Мәдәният елы буларак билгеләнәчәк. Мәдәният өлкәсе һәрчак игътибар үзәгендә тора. Ел әйләнәсенә авылларда төрле фестиваль-конкурслар, үзечәннәрнең район смотры, бәйрәм кичәләре даими үтеп тора. Чакмагышның җыр-моң, бию осталары республика, төбәк-зона күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, конкурсларда актив катнашып, призлы урыннар алып кайттылар. Яңа ел безнең өчен шулай ук уңышлы булыр дип ышанабыз, аңа зур өметләр баглыйбыз. Алда гаять зур бурычлар тора. Киләсе елда да халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, социаль-икътисадый үсештә тотрыклылыкны саклап калу һәм алдыбызга куелган максатка ирешү өчен җиң сызганып эшләргә тиешбез. Билгеле булуынча, 2014 елда Сочида кышкы Олимпия уеннары үтәчәк, әлеге вакытта  аңа соңгы әзерлекләр бара.  Бу — илебез тормышында гына түгел, ә дөнья күләмендә зур вакыйга. Мөһим әһәмияткә ия булган әлеге спорт бәйрәме төрле милләт халыкларының, илләрнең бердәмлеген, үзара дуслыгын ныгытуга булышлык итсен. Бүген без изге теләкләр, ихлас котлаулар белән Яңа елга аяк басабыз. Яңа ел безгә яңа башлангычлар, яңартулар, яңа казанышлар алып килсен. Киләсе елда да шулай бердәм булып, алда торган эшләрне дәррәү, бергәләшеп, аңлашып, уңышлы аткарып чыгарбыз һәм сөекле Башкортстаныбыз һәм бөек Русиянең тотрыклы үсешен тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертербез, дип ышанам.
Хөрмәтле райондашлар, кадерле дуслар!
Сезне Яңа 2014 ел белән чын күңелдән котлыйм! Яңа елда – Ат елында – сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, имин, җитеш һәм мул тормыш, бәйрәм кәефе телим. Гаиләләр имин булсын! Күңелләрдә һәрчак яз кояшы балкысын, һәркемнең йөрәгендә яшьлек дәрте янсын. Яңа елга аяк баксканда әйтелгән теләкләрегез, уй-ниятләрегез гамәлгә ашсын. Яңа елны изге гамәлләр, матур эшләр белән билгелик, бергәлекнең, дуслыкның-тынычлыкның кадерен белеп, хезмәттә зур уңышларга ирешеп яшик, тормышыбызны тагын да яхшыртыйк! Яңа ел белән сезне, дуслар!
Муниципаль район хакимияте башлыгы
 Риф Йосыпов.

Просмотров: 734 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск