Понедельник, 29.04.2024, 08:52

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 11
Яңа ел алды мәшәкатьләре
Яңа елга вакыт бик аз калды. Бүләкләр сайларга һәм яраткан бәйрәмебезнең төп бизәге булган Яңа ел чыршысын сатып алырга кирәк. Хәзерге вакытта моны эшләү һич авыр түгел, кибеттән ясалмасын яки махсус базардан ылыс исе бөркелгән яшел чыршы сатып алырга мөмкин. Ләкин кайбер гражданнарыбызга бу ике вариант кына аз, аларга урман сылуына ия булуның тагын бер ысулы – якындагы урманга барып, аны рөхсәтсез кисеп алып кайтып, өй түренә утыртып кую теләге тынгы бирми.  Шушы уңайдан урман сагында торучы хезмәткәрләрнең Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кызу көннәре башлана, чөнки аларга ылыслы үсентеләрне законсыз рәвештә кисүдән сакларга туры килә.
"Чыршы-2013” Яңа ел алды чыршы операциясе 18 ноябрьдә башланды һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гомум кулланылышта булган юлларда, урманнарга керү урыннарында стационар постлар булдырылды, яшь чыршы агачларын законсыз хәзерләү мөмкин булган урыннарда тәүлек әйләнәсенә патрульлек итү оештырылды. Рейдларда урман инспекторлары, шулай ук район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнаша. Урман инспекциясе хезмәткәрләренә хокук бозу фактлары буенча үзвакытында чара күрергә, закон бозучы гражданнарны һәм юридик берәмлекләрне матди һәм административ җаваплылыкка тарттырырга кушылды. Чыршыны шул рәвешл ... " Читать дальше "
Просмотров: 611 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.12.2013 | Комментарии (0)

Кичә, 9 декабрьдә, Русиядә Ватан  Геройлары көне билгеләнеп үтелде
Билгеле булуынча, Чакмагыш туфрагында туганнар арасында өч Советлар Союзы Герое, ун Социалистик Хезмәт Герое бар. Аларның Туган ил, халкыбыз алдындагы хәрби батырлыклары һәм тыныч хезмәттәге фидакарьлекләре яшь буынга һәрвакыт үрнәк булып тора. Узган гасырның җитмешенче елларында соклангыч хезмәт күрсәткечләренә ирешкән якташларыбызның берсе – Рапат авылында туып үскән, шул җирдә иген игеп ил табынын баетып яшәгән, бүген дә игелекле гомер кичерүче Ринат Йосыпов. Тырыш хезмәтләре өчен ул югары дәүләт бүләкләренә лаек булды: ике Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнде. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1976 елның 23 декабрендә аңа Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исем бирелде.
Ринат Шәйхулла улы районда беренче булып Ленин комсомолы премиясенә лаек булды, СССР Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә катнашып, «Москвич» автомобиле белән бүләкләнде.
Бик күп җәмәгать эшләрен  дә башкара. ВЛКСМның XVI һәм XVII, КПССның  XXV һәм  XXVII съездларында катнаша.
Лениза Хәмзә кызы белән 38 ел  тату гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Нияз белән Илназ әтисе юлыннан киттеләр. Нияз менә 5 ел инде "Үзәк” машина-технология станциясендә механизатор булып эшли, «МТЗ ... " Читать дальше "
Просмотров: 605 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.12.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск