Понедельник, 29.04.2024, 08:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 03
Муниципаль район хакимиятендә
Русия Федерациясе Президентының "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү турында”гы Указын үтәү йөзеннән һәм Русия Халык иҗаты йорты положениесенә ярашлы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Русия Федерациясе субъектларында "Җиңү салюты” Бөтенрусия халык иҗаты фестивале үткәрелә. Бу чараның максаты – Ватаныбызның героик тарихын һәм хәрби данын художестволы чаралар аша пропагандалау, күмәклеккә ирешү һәм һәвәскәр үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын күтәрү.
Район халык иҗатының район фестивале агымдагы елның 3-6 декабре көннәрендә үткәреләчәк. Бу хакта муниципаль район хакимияте махсус карар кабул итте. Фестивальне үткәрү буенча оештыру комитеты, аның положениесе һәм үткәрү графигы төзелде. Авыл биләмәләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары җитәкчеләренә, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм спорт комитетына бу мәдәни чараны халыкның барлык катламын җәлеп итеп, югары дәрәҗәдә уздырылуын тәэмин итәргә кушылды.
Район халык иҗаты фестиваленең Положениесенә ярашлы, үсеп килүче яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү, Ватанны батырларча саклаучыларга һәм хәрби данына хөрмәт тәрбияләү, халык иҗатының барлык жанрларын үстерү, үзешчән сәнгать коллективларының һәм аерым башкаручыларның башкару осталыгын күтәрү максатын куй ... " Читать дальше "
Просмотров: 691 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.12.2013 | Комментарии (0)

Хосусыйлаштыру
Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте Чакмагыштагы питомник янәшәсендә урнашкан "Дубок” күмәк бакчаларындагы җир участокларын хосусыйлаштыру турында бакча хуҗаларына хәбәр итә. Хәбәрчебез хакимиятнең җир буенча белгече Нәзир Мәрвановка шушы мәсьәләгә кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
– Нәзир Данис улы, тәүдә шуны ачыклап үтик әле: күмәк бакча җирләрен хосусыйлаштыру ни өчен кирәк, икенче төрле итеп әйткәндә моңа нәрсә этәргеч ясады?
– Чакмагыштан Яңа Коты авылы ягына барганда сул якта урнашкан "Дубок” күмәк бакчада булганыгыз бармы? Булмасагыз әйтәм: Чакмагыш янында гына урнашкан 600дән артык бакча участогы (ә ул 2,5 гектар чамасы җирне били) ташландык урынга әверелеп бара. Баштарак, оешкан елларда, һәр участокның хуҗасы бар иде. Ул бакчаларда җиләк-җимеш агачлары, яшелчә үстерелде. Әле дә үстерәләр, әмма барысы да түгел. Күптән инде чүп баскан, ташландык хәлгә җиткән участоклар саны соңгы елларда аеруча күбәйде. Күпләр хәзер бәрәңге дә утыртмый башлады, сатып алуны хуп күрә. Ул җирләр шул рәвешле ташландык хәлдә, хуҗасыз торырга тиеш түгел, халыкка, дәүләткә файда китерергә тиеш. Бу җирләрне хосусыйлаштыру бакча участоклары хуҗаларын тәгаен ачыклау, күмәк бакчада тәртип булдыру өчен үткәрелә. Күчемсез милек рәсмиләштерелгәннән соң, һәр җир участогы хуҗасы у ... " Читать дальше "
Просмотров: 688 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.12.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск