Понедельник, 29.04.2024, 01:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 12
Бүген —  Русия  Конституциясе көне
20 ел элек, 1999 елның 12 декабрендә, илебезнең иң югары норматив хокукый акты – Русия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Ул Русия тарихында бишенче Конституция, бөтенхалык тавыш бирү (референдум) юлы белән беренче тапкыр кабул ителде. Дәүләтнең Төп законы аның яңа икътисадый формациягә керүенең нәтиҗәсе булып тора. 
Әгәр тарихка кыскача күз салсак, илдә конституцион реформа даими үткәрелеп торуын белербез. Беренче Конституциянең туган вакыты 1918 ел икәнлеге билгеле. Ул пролетариат диктатурасын законлаштырды. Аннары, СССР барлыкка килгәч, 1924 елда яңасы кабул ителә. 1936 елда СССР Конституциясе янә үзгәртелә, аны халыкта "Сталин Конституциясе” дип йөртәләр. Илдә сәяси система үзгәрә, яңара барган саен төп документны үзгәртү ихтыяҗы килеп туа. 1977 елда кабул ителгән яңа Конституция Л.И.Брежнев исеме белән бәйле. Илдә "Социализмның тулысынча җиңүе”н билгеләгән бу Конституция СССР заманында иң соңгысы була. Аңа,  шул чор үзгәрешләрен  исәпкә алып, күп төрле өстәмәләр кертелә. Хәзерге заман Русия Конституциясе дәүләтнең барлык хокукый системасының төп нигезе булып тора. Ул аның нормаларына каршы килмәгән башка законнарның һәм закон актларының мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели.
Конституция иң югары юридик көчкә ия, ул Русиянең дәүләтчелеген, Конституция корылышы нигезләрен, власть органнарының вәкиллекле, башкарма, суд ... " Читать дальше "
Просмотров: 735 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.12.2013 | Комментарии (0)

Торак-коммуналь реформасы
Район мәдәният йортында "Башкортстан Республикасы биләмәсендә урнашкан күп катлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында” Башкортстан Республикасы Законын үтәү буенча киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә Башкортстан Республикасы торак фондын файдалану бүлеге начальнигы Николай Валентинович Мартынов, "Башкортстан Республикасының төбәк операторы” коммерция булмаган җәмгыятенең генераль директоры Борис Павлович Герасимов, аның урынбасары Ринат Хәтмулла улы Гарипов, Башкортстан Республикасы дәүләт торак күзәтчелеге комитетының торак күзәтчелеге (контроле) буенча бүлеге начальнигы Рәзиф Гафур улы Рәкыйпов катнашты. Киңәшмәгә 20 районнан идарә итү компанияләре вәкилләре, торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләре, хакимият башлыкларының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасарлары чакырылган иде.
Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов кыскача районның торак фонды турында сөйләде, аннары Уфа кунаклары чыгыш ясады.
Күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрүдә быел ил буенча яңалык кертелә башлады. Хәзер мондый эшкә фатир хуҗалары үзләре дә җәлеп ителәчәк. Русия Федерациясе Торак кодексы таләпләренә ярашлы, 2014 ел башыннан алып мондый йортларда яшәүче фатир хуҗалары капиталь ремонтка ай саен взнос акчасы күчерергә тиеш була. Шулай ук дәүләт тара ... " Читать дальше "
Просмотров: 661 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.12.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск