Суббота, 04.05.2024, 17:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 31 » Күп бәлаләрнең башы – эчкечелектә!
07:19
Күп бәлаләрнең башы – эчкечелектә!
Профилактика көннәре
Авыл Советы авыл биләмәләрендә профилактика көннәре дәвам итә. Чираттагысы 26 декабрьдә Рапат авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде. Анда биләмәдә урнашкан предприятие, оешма, учреждение, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашты.
Тәүдә Рапат авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов  биләмә тормышына кагылышлы кайбер саннар белән таныштырып үтте. Бу төбәктәге 3 авылда барлыгы 1150 кеше яши. Байтак кеше "Базы” кооперативының Рапат бүлегендә, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләрендә эшли. 111 бала Рапат урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар 38, балалар бакчасына әлеге вакытта 28 бала йөри. 2 фельдшер акушерлык пункты бар, анда 3 медицина хезмәткәре эшли. Агымдагы елда авылларда 2 янгын чыккан. Шактый матди зыян килгән, иң аянычлысы – анда 3 кешенең гомере өзелгән. Узган елда бу биләмәдә бер генә янгын да булмаган, ә менә быел, күрүебезчә, бөтенләй икенче күренеш. Фаил Әхнәф улы моның төп сәбәбе эчкечелектә, дип борчылып әйтте. Авылда яшәүчеләр арасында аракыдан һаман да айный алмаучылар бар. 11 кеше район наркология кабинетында исәптә тора. Исереккә диңгез тубыктан, ул ни эшләгәнен дә белми. Һәм моның ахыры безнең күз алдында. Ә бит, уйлап ка-расаң, алар үзләрен генә түгел, башкалар гомерен дә куркыныч астына куя, иминлегенә яный.  Өйдән яшерен рәвештә  исерткеч эчемлекләр сату туктатылмаса, эчкечелекнең тамырын корыту мөмкин булмаячак. Ә авылларда андый намуссыз бәндәләр хәтсез. Биләмә башлыгы: "Халык сәүдәгәргә әйләнеп бетте. Әлеге вакытта Рапатта —12, Яңа Биккендә 6 йортта законсыз рәвештә аракы сатып яталар”, – ди ачынып. Ә узган елда бу саннар ике тапкыр күбрәк булган. Мәңге айный алмаган сәрхүшләр янып кына түгел, көмешкә  эчеп тә үләләр. Биләмә башлыгы андыйлардан өч кешенең исем-шәрифләрен атады. Ә өй шартларында эшләнгән көмешкәнең яисә өйдән сатылган аракының сыйфаты гадәттә бик начар була, ул кешене туры үлемгә илтә. Күз алдында яшь кешеләр дә, өлкәннәр дә шундый исерткеч эчемлекләр эчеп юкка чыгалар. Өйдән алкогольле эчемлекләр сатучылар үзләре дә игелек күрмиләр. Берсенең йорты янган – гөнаһы тоткандыр, диләр. Өйдә Көръән укытып та карыйлар, әмма моның файдасы юк, ул барыбер савап булып ирешмәячәк, дигән фикер әйтелде. "Өйдән яшереп аракы сатучы белән беррәттән, аны сатып алучы да гаепле бит. Җирлек булгач, тегеләре сатуларын дәвам итәләр. Моны туктатырга вакыт. Әгәр без барыбыз да бердәм көрәшмәсәк, бу хәлләргә битараф булсак, уңышка ирешмәячәкбез. Бергәләп корытыйк эчкечелек тамырын, бергәләп җиңик бу алама чирне!”, – дип тәмамлады биләмә башлыгы үзенең чыгышын. 
Район прокуроры Алмаз Равил улы Абдюшев районыбыз халкының эшсөяр, киң күңелле булуын билгеләп үткәннән соң зур бәла – эчкечелек мәсьәләсенә тукталды. Артык күп эчү, начар сыйфатлы аракы, аны закон таләпләрен бозып сату аркасында җәмгыятебез, шунда яшәүче гражданнар зур зыян күрә, имин тормышка хәвеф-хәтәр яный. "Бездә хәзер район авылларында өйдән яшерен рәвештә алкогольле эчемлекләр сатучыларның тулы исемлеге бар. Алар бу кырын эш белән шөгыльләнгән чакта тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тикшерүчеләр кулына эләгергә мөмкин. Әгәр законсыз рәвештә өйдән аракы сату ачыкланса, гаепле кеше 1500-2000 сум  штрафка тарттырылачак. Моның өстәвенә ул урындагы телетапшыруларда күрсәтеләчәк һәм район гәзитендә басылып чыгачак”, – диде район прокуроры һәм бу проблеманы хәл итү буенча авылда гражданнарның җыенын үткәрергә тәкъдим ясады. Очрашып, бергәләп шушы мәсьәләне тикшерү, ачыктан-ачык, җитди сөйләшү файдага гына булыр иде. Әгәр сораулар килеп туса, район прокуратурасына мөрәҗәгать итегез, диде.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллин быел Рапат авыл би-
ләмәсендә яшәүчеләрдән бүлеккә барлыгы 55 мөрәҗәгать кергәнлеген әйтте. Алар — нигездә янгыннар, юл-транспорт вакыйгалары, гаилә низаглары, эчкечелеккә бәйле хәлләр. Өч җи-наять эше кузгатылган, алар буенча тикшерү эшләре бара. 
"Эчкечелек – гомум проблема, аңа каршы халык ярдәмендә генә нәтиҗәле көрәш алып барып була. Полициянең көче – халык белән тыгыз бәйләнештә”, —  дигән элекке еллардагы лозунг әле дә актуаль яңгырый. Илебез гражданины гомум тәртип булдыруга да, закон таләпләрен саклауга үз өлешен кертергә бурычлы. Шуңа күрә җәмәгать тәртибен, закон бозу очраклары булса, читтә калмагыз, күрсәгез, белсәгез тиз араа безгә хәбәр итегез. Эш телефоны 3-13-35, дежур частьнеке 3-11-62”, – дип залда утыручыларга мөрәҗәгать итте, аларны актив гражданлык позицияләрендә нык торырга чакырды.
Очрашуда район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзел-әнәф улы Ирназаров исерткеч эчемлекләрнең кеше организмына йогынтысы, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе сәркатибе вазыйфасын башкаручы Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангулова гаилә тәрбиясе мәсьәләләре,  район ветстанциясе баш табибы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова малларда йогышлы авырулар һәм профилактика-кисәтү чаралары турында сөйләделәр.
Профилактика комиссиясе рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков янгын хәвефсезлегенә бәйле мәсьәләләргә кагылышлы уй-фикерләрен җиткерде һәм соңыннан очрашуга йомгак ясады.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 643 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск