Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының чираттагы унынчы утырышы 17 декабрьдә хакимият би-насының зур утырышлар залында үтте. Аның эшендә, депутатлардан тыш, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, хакимият башлыгы урынбасарлары һәм хакимиятнең бүлек начальниклары, авыл биләмәләре башлыклары, хуҗалыклар, предприятие-оешмалар, учреж-дениеләр җитәкчеләре, хокук тәртибен саклау органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә тикшерүгә барлыгы унтугыз мәсьәлә чыгарылды.
1.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы му-ниципаль районының Юл фондын оештыру турында.
2.Агымдагы финанс елының узган чорында Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының финанс-икътисадый үсешенең беренче һәм ел ахырынача көтелгән йомгаклары турында.
3.2014 елга һәм 2016 елга кадәрге чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында.
Просмотров: 652 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 19.12.2013
|