Понедельник, 29.04.2024, 03:50

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 05
Муниципаль район хакимиятендә
Яңа  ел бәйрәме чараларын оешкан төстә үткәрү максатында муниципаль район хакимияте  карар кабул итте. Яңа ел бәйрәме чараларына әзерлек һәм үткәрү буенча муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков җитәкчелегендә комиссия составы расланды. Шулай ук чаралар  планы да тәсдыйкъ ителде. Бәйрәм уңаеннан  Чакмагышта һәм авылларда күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Һәр елдагыча, декабрь ае азагында  муниципаль район хакимияте башлыгының Яңа ел чыршысы үткәреләчәк.
 Бәйрәм кичәсенә гомум белем бирү учреждениеләре укучылары – уку алдынгылары, предмет олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, шулай ук ятим балалар, ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм  калган балалар чакырылачак.
Декабрь аеның беренче яртысында район мәдәният йорты каршында Яңа ел шәһәрчеген төзү, боздан әкият геройларын ясау һәм бизәү, аннары Яңа ел чыршысын урнаштыру планлаштырыла. Моның өчен байтак күләмдә боз кисәкләрен әзерләп ташырга, 400 данә чыршы хәзерләргә  кирәк булачак. Бу эшләрне аткаруга район үзәгенең дистәләрчә  оешмалары җәлеп ителә.
Яңа ел чыршысын гирляндалар, боз шәһәрчеген  электр уты белән бизәүгә дә тәгаен җаваплы кешеләр би ... " Читать дальше "
Просмотров: 584 | Добавил: bikmiew | Дата: 05.12.2013 | Комментарии (0)

"Мин шактый өлкән яшьтәге кешемен инде, үз гомеремдә күп нәрсәләр күрергә-кичерергә туры килде. Үземне белә-белгәннән бирле йортыбызда гәзит-журналдан өзелгәнебез булмады: сугыштан соңгы авыр елларда да ирен фронтта югалткан әнием район гәзитенә булса да язылырга җаен таба иде, артабан башка гәзит һәм журналлардан да өзелмәде. Тормышка чыккач та "Игенче”гә мотлак язылуны гадәт итеп алдым һәм моңарчы гел язылып килдем. Өченче ел еллык язылу квитанциямә бер әйбер дә отмагач, үзем кебек гарьчел бер чордашым белән сөйләштек тә, үҗәтләнеп былтыр язылмый калган булдым. Үч алам үземчә, янәсе.
Яңа елдан ук нәрсәдер җитешмәве үзен сиздерде. Балаларым читтә яшәгәч, бик сирәк кайталар. Картым вафат инде. Күршеләр дә еш кермиләр. Өйдә ниндидер шыксызлык сизелә башлады, диимме… Хәтта электр лампалары да тонык янгандай тоела иде. Почтальон ханым да безнең капкага сугылмагач, күңелгә әллә нинди хисләр керде. Һаман үземне тынычландырам: янәсе, хәзер гәзитне укыйсы бармы – кем туган да, кем үлгән, нәрсә саталар да, нәрсә алалар гына шунда. Өстәвенә шушы ук сүзләрне җае чыккан саен өстемә гөнаһ алып төрле табыннарда, кич утыруларда да сөйләп йөрдем. Күршеләргә керсәң – рәхәтләнеп "Игенче” укыйлар, кодагыйларга барсам – ул фәлән сандагы язманы укыган идеңме, шунда әйтелгәннәрне эшләдеңме, дип сүз башлый. Мин һаман да үземнекен итәм, ә сиздерми генә күзләрем гәзиткә төшә бит! Җаен табып, өзек-сурык итеп гәзитнең кайбер ... " Читать дальше "
Просмотров: 629 | Добавил: bikmiew | Дата: 05.12.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск