Понедельник, 29.04.2024, 00:58

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 25
24 ноябрь – Әниләр көне
Хөрмәтле  әниләребез, дәү әниләребез, апалар һәм кадерле сеңелләребез!
Муниципаль район хакимияте, район Советы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Әниләр көне ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелүче зур, матур бәйрәмгә әверелде. Бу изге затлар безнең дөньябызга матурлык, җан җылысы өстиләр. Шуңа күрә дә халкыбызда ана кеше элек-электән табигатьнең яшәү чыганагы белән тиңләштерелә, гаилә учагын, күркәм гореф-гадәтләрен саклаучы буларак гәүдәләндерелә. 
Дөньяга килгән һәр баланың төп хокукларының берсе – ул ата-ана назын, гаилә җылысын тоеп, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Бары тик аны яратучы, аны шәхес итеп караучы гаиләдә үссә генә ул җәмгыятьтә үз урынын табарга, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, туган хакын хаклап үсәргә өйрәнә, әхлак кыйммәтләрен үзләштерә. Киләчәк тормышы өчен үтә дә кирәкле булган тәүге хезмәт дәрес-күнекмәләрен дә ул бары тик гаиләдә генә үзләштерә ала. Бүгенге бәйрәм көнендә, бала тәрбияләүдәге тынгысыз хезмәтләрен чын батырлыкка тиңләп, без районда яшәүче барлык аналарга ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез. Тарихыбызның төрле чорларында, заман авырлыкларына бирешмичә, барлык кыенлыкларны үз иңнәрендә күтәргән, балалары – йөрәк парәләре өчен кайгыртучан ана булып к ... " Читать дальше "
Просмотров: 606 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.11.2013 | Комментарии (0)

Комиссия утырышында
11 ноябрьдә Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсендә балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча  ведомство-ара комиссиянең киңәйтелгән  утырышы булды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Геннадий Крюков алып барды. Биредә балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча  ведомствоара комиссия сәркатибе Мәмдүдә Вәлиуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ильвира Шәймөхәммәтова,  муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм спорт буенча комитеты рәисе Илшат Әрдәширов, балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор Гөлнара Бакиева,Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Мөхтәруллин, район мәшгульлек үзәге директоры Рамил Әхмәтов, "Игенче” гәзите бүлек мөдире Лиана Ханмурзина катнашты. 
Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләү комиссиясе рәисе Алмаз Аллаяров балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очракларын профилактикалау, бу гаиләләр белән алып барылган эшчәнлек хакында сөйләп үтте. 
Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсендә 208 балигъ булмаган үсмер, 2 авыр тормыш хәлендә калган гаилә исәпләнә ... " Читать дальше "
Просмотров: 637 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.11.2013 | Комментарии (0)

Җәмгыятебездә социаль хәвеф тудырырлык күренешләрне (җәмәгать тәртибен бозу, эчкечелек, наркомания, бала тәрбияләү проблемалары һәм башкалар) ачыклау һәм булдырмау, шушы юнәлешләрдә профилактика-кисәтү  чаралары үткәрү максатында һәм алдынгы эш тәҗрибәсен таратуны күздә тотып, муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов авыл биләмәләрендәге хезмәт коллективларында профилактика көннәре үткәрү турындагы карарга кул куйды.
Муниципаль район хакимияте башлыгының  кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф.Крюков 12 җаваплы хезмәткәрне берләштергән эшче комиссияне җитәкли. Хезмәт коллективларында профилактика үткәрү буенча бу комиссия әгъзалары билгеләнгән график буенча авылларга чыгып авыл биләмәсендәге хәлләр белән танышачак һәм хезмәт коллективлары белән очрашачак. Бу очрашуларга   коллективлар җитәкчеләре һәм әгъзалары, белгечләр, төрле тармакта эшләүче хезмәткәрләр чакырылачак.
Эшче төркемнең урыннарга чыгып профилактика үткәрүе турында урындагы телевидение (җитәкчесе Э.Ә. Сөндекова) һәм район "Игенче” гәзите (Ф.Ф.Әмирханов) даими яктыртып торачак. Карар үтәлешенә контрольлек муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Крюковка йөкләтелде.
***
Әлеге карарга ярашлы, 21 ноябрьдә профилактик ... " Читать дальше "
Просмотров: 456 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.11.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск