Республикада тирә-як мохитне саклау елына багышлап төрле чаралар, акцияләр оештырыла. Әлеге вакытта үткәрелүче «Җиребезне һәм суыбызны килер буыннарга саклыйк!» эстафетасы – әнә шуларның берсе. Аны Башкортстан Республикасы Хатын-кызлар союзы оештырды. Ут күршебез – Илеш районы хатын-кызлар советы рәисе, Югары Яркәйдәге беренче санлы башкорт гимназиясе директоры Роза Әмирҗан кызы Темуршина җитәкчелек иткән делегация ике көн элек Табигатьне саклау елына багышланган республика эстафетасы вымпелын тапшыру өчен безнең районга килде.
Илеш районы делегациясен Чакмагыш җирендә каршы алганнан соң, эстафетада катнашучылар тәүдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендәге Сыйрышбаш авылының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан калкулык янына килделәр. Халык телендә элек-электән "Аркылытау” дип аталган бу калкулык итәгендә кунакларны Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе вәкилләре сәламләп каршы алды. Сыйрышбаш тулы булмаган гомум белем бирү мәктәбе директоры Эльза Рамил кызы Зәкәриева күзгә әллә ни бәрелеп тормаган калкулык, аңа бәйле кызыклы истәлекләр белән кыскача таныштырып үтте.