Понедельник, 29.04.2024, 08:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 21
Матбугат – 2014
Киләсе 2014 елның беренче яртысына матбугат басмаларына язылу кампаниясе финиш сызыгына якынлаша башлады – һәркемгә мәгълүм булуынча, үзәк басмаларга язылу 15 декабрьдә, республикабызда нәшер ителүче гәзит һәм журналлар белән дуслыкны озынайту 20-25ләрендә һәм шул ук чорда районыбызның елъязмачысы — "Игенче” белән "Сакмагош саткылары”на 1 гыйнвардан килә башлауларына ирешү вакыты тәмамлана. Моңа кадәр, илебез тарихында нинди генә тетрәндергеч вакыйгалар булмасын, райондашларыбызның иң зур күпчелеге, теләсә нинди шартларда мөмкинлек табып, район гәзитенә язылуны тормыш девизы һәм иң мөһим бурычы итеп килде. Шулай итми дә ярамый, чөнки районыбыз тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыклар, барлык мәгълүматлар тулы көенчә һәм иң дөрес итеп нәкъ район гәзитендә яктыртыла да. Хезмәтендә даими уңышларга ирешергә максат алган, эшчәнлегем булсынга, җәмгыятебезгә файда китерүгә юнәлтелгән булырга тиеш дигән омтылыштагы һәр кеше – җитәкчеме, белгечме, гади хезмәткәрме һәм, хәтта хаклы ялдагы ветеранмы – һәммәсе, үзләре беренчеләрдән булып язылып кына калмыйча, иң мөһим мәгълүмат чыганагы итеп гәзитләрне эш урынына (берне генә түгел, хәтта берничәне дә), йортына (фатирына һәм хәтта дачасына да әле), барлык хезмәткәрләренә һәм, әлбәттә, үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән хөрмәтле ветераннарына да яздырып кую хәстәрен күрә. Го ... " Читать дальше "
Просмотров: 654 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.11.2013 | Комментарии (0)

Юрист җавап бирә
2007-2010 елларда авылда яшәүчеләрнең пай җирләре билгеләнеп, бу хакта хуҗалыкларның гомум җыелышларында карарлар кабул ителгән иде. Кешеләр үзләренең пай җирләренә милекче хокукына ия булу турында теркәү палатасы аша үткән таныклык алдылар. Кулларында шушы документ булганнар ул пай җирләрен үзләренең гомум җыелышында кооператив-колхозларга яисә җәмгыятьләргә файдалану өчен арендага бирергә карар иттеләр.
Бүген сүз мирас булып күчмәгән пай җирләре турында. Хәбәрчебезнең сорауларына юрист Редик РодомелЬ  улы Шәмсетдинов җавап бирә.
– Үзләренең пай җирләрен күмәк хуҗалыкка арендага биргән милек хуҗалары турында аңлашыла. Алар бүгенге көндә дә күчемсез милеккә үз хокукларыннан файдаланалар. Ә менә мирас булып күчмәгән пай җирләрен ничек аңларга – тәүдә шул хакта әйтеп үтегез әле.
– Гомер үткән саен кешеләр дә картаялар һәм бервакыт вафат булалар. Ә менә аларның пай җирләре кала. Вафат булган күчемсез милек хуҗасының пай җирләрен янә рәсмиләштерергә, ягъни гади генә итеп әйтсәк, яңа хуҗасын билгеләргә кирәк. Мондый очракта вафат булучының варислары – балалары, башка туганнары ул җирләрне үзләренә милек итеп документлаштыра ала. Әгәр милекче вафат булганнан соң күп еллар дәвамында пай җиренә хуҗа табылмый икән, ул чакта бу җирләр урындагы власть органына – авыл Со ... " Читать дальше "
Просмотров: 954 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.11.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск