Воскресенье, 05.05.2024, 19:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 25 » Әни – җирдә иң зур кеше
09:07
Әни – җирдә иң зур кеше
24 ноябрь – Әниләр көне
Хөрмәтле  әниләребез, дәү әниләребез, апалар һәм кадерле сеңелләребез!
Муниципаль район хакимияте, район Советы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Әниләр көне ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелүче зур, матур бәйрәмгә әверелде. Бу изге затлар безнең дөньябызга матурлык, җан җылысы өстиләр. Шуңа күрә дә халкыбызда ана кеше элек-электән табигатьнең яшәү чыганагы белән тиңләштерелә, гаилә учагын, күркәм гореф-гадәтләрен саклаучы буларак гәүдәләндерелә. 
Дөньяга килгән һәр баланың төп хокукларының берсе – ул ата-ана назын, гаилә җылысын тоеп, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Бары тик аны яратучы, аны шәхес итеп караучы гаиләдә үссә генә ул җәмгыятьтә үз урынын табарга, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, туган хакын хаклап үсәргә өйрәнә, әхлак кыйммәтләрен үзләштерә. Киләчәк тормышы өчен үтә дә кирәкле булган тәүге хезмәт дәрес-күнекмәләрен дә ул бары тик гаиләдә генә үзләштерә ала. Бүгенге бәйрәм көнендә, бала тәрбияләүдәге тынгысыз хезмәтләрен чын батырлыкка тиңләп, без районда яшәүче барлык аналарга ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез. Тарихыбызның төрле чорларында, заман авырлыкларына бирешмичә, барлык кыенлыкларны үз иңнәрендә күтәргән, балалары – йөрәк парәләре өчен кайгыртучан ана булып кала алган өлкән буын хатын-кызларын, өлкән апаларны тирән ихтирам итәбез. 
Соңгы елларда хатын-кызларга, аналарга карата хөкүмәтебез тарафыннан зур игътибар бирелсә һәм төрле программалар кабул ителсә дә, Аналар алдындагы бурычыбыз – мәңгелек. Шуңа күрә дә һәркайсыбыз аларга күңел җылыбызны бүләк итеп, ихлас рәхмәт һәм котлау сүзләре әйтеп сөендерергә тиешбез, дип уйлыйм. Бу аеруча күркәм бәйрәм көнендә һәр ана кабатланмас котлау һәм сөю сүзләре ишетеп шатлансын иде.
Хөрмәтле Әниләр! Сезгә чын күңелдән ныклы саулык, гаилә бәхете, балалар шатлыгы һәм игелеге, бәрәкәтле, имин тормыш телим. 
Риф Йосыпов
муниципаль район хакимияте башлыгы. 
Просмотров: 607 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск