Воскресенье, 05.05.2024, 18:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 25 » Авылларда – профилактика көннәре
08:52
Авылларда – профилактика көннәре
Җәмгыятебездә социаль хәвеф тудырырлык күренешләрне (җәмәгать тәртибен бозу, эчкечелек, наркомания, бала тәрбияләү проблемалары һәм башкалар) ачыклау һәм булдырмау, шушы юнәлешләрдә профилактика-кисәтү  чаралары үткәрү максатында һәм алдынгы эш тәҗрибәсен таратуны күздә тотып, муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов авыл биләмәләрендәге хезмәт коллективларында профилактика көннәре үткәрү турындагы карарга кул куйды.
Муниципаль район хакимияте башлыгының  кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф.Крюков 12 җаваплы хезмәткәрне берләштергән эшче комиссияне җитәкли. Хезмәт коллективларында профилактика үткәрү буенча бу комиссия әгъзалары билгеләнгән график буенча авылларга чыгып авыл биләмәсендәге хәлләр белән танышачак һәм хезмәт коллективлары белән очрашачак. Бу очрашуларга   коллективлар җитәкчеләре һәм әгъзалары, белгечләр, төрле тармакта эшләүче хезмәткәрләр чакырылачак.
Эшче төркемнең урыннарга чыгып профилактика үткәрүе турында урындагы телевидение (җитәкчесе Э.Ә. Сөндекова) һәм район "Игенче” гәзите (Ф.Ф.Әмирханов) даими яктыртып торачак. Карар үтәлешенә контрольлек муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Крюковка йөкләтелде.
***
Әлеге карарга ярашлы, 21 ноябрьдә профилактика көненең беренчесе Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде. Имәнлекул авылы мәдәният йортында уздырылган бу чарада илледән артык кеше катнашты.
Тәүдә авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Рәзиф улы Тимерханов чыгыш ясап, агымдагы елда авылларда җәмәгать тәртибен ныгыту, эчкечелекне бетерү буенча һәм наркоманиягә каршы нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Җаваплылыгы чикләнгән "Бәхтизин” җәмгыяте директоры Мөдәрис Хәмәтҗан улы Гафаров хуҗалыктагы эшләр торышы белән таныштырды.
Район ветстанциясе баш табибы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова маллар арасында чирләргә  юл куймау  һәм таратмау, туберкулез, бруцеллез, котыру чирләренә каршы профилактика чаралары турында сөйләде. Урамнарда, терлекчелек фермалары янында йөргән берәдәк этләрне, төлке һәм башка чир таратучы җәнлекләрне юк итүгә, читтән мал сатып алуга кагылышлы таләпләрне аңлатты. Полициянең җәмәгать тәртибен саклау буенча бүлеге начальнигы  Радик Вәзих улы Сәяхов районда җәмәгать тәртибен бозулар һәм җинаятьчелек торышы, мал урлау, наркотикларның таралуына юл куймау, хокук тәртибен саклау  буенча күрелгән башка чаралар турында җиткерде. Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенең баш дәүләт инспекторы Альберт Ләбиб улы Гарифуллин районда янгын хәвефсезлеге, янгыннарга бәйле бәла-казаларны булдырмау өчен ни эшләргә кирәклеген аңлатып үтте. Район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров эчкечелек, наркомания белән бәйле чирләр, бу юнәлештә профилактика-кисәтү чаралары хакында сөйләде. Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларны яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Ләйсән Таһир кызы Низамова үзенең чыгышын бала тәрбияләүдәге кайбер проблемаларга багышлады. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Фидрат Шәгали улы Әхмәтов авыл хуҗалыгы техникасын һәм җир эшкәртү машиналарын һәм агрегатларны көзге кыр эшләреннән соң кышкы саклауга үзвакытында кую, бу өлкәдә дәүләт стандартлары турында әйтеп үтте.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев төп игътибарны ата-аналарның бала тәрбияләүдәге роленә, бу мәсьәләдә өлкәннәрнең яшь буынга шәхси үрнәк күрсәтүе никадәр мөһим, зур әһәмияткә ия булуына юнәлтте, киңәшләрен бирде.
Соңыннан сөйләшүгә йомгак ясалды. Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, залда утыручыларның биргән сораулары игътибарсыз калдырылмаячагы турында әйтеп, профилактика көнендә катнашучыларга имин тормыш, эшләрендә уңышлар теләде.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 457 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск