Терлекчелек буенча семинар-киңәшмәләр районда даими үткәрелә. Чираттагысы 7 ноябрьдә "Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында уздырылды. Аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринар табиблар, участок ветврачлары, зоотехник-селекционерлар, профсоюз комитеты рәисләре катнашты.
Иң элек семинарда катнашучылар беренче санлы Иске Калмаш сөтчелек фермасында булып, продукция җитештерү, мал азыгы хәзерләү, ферма торлакларын кышкы шартларга әзерләү, мал кышлату барышы белән таныштылар. Аннары авыл мәдәният йортында семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше үткәрелде.
"Октябрь” кооперативы рәисе Альберт Фидай улы Мусин хуҗалыкның агымдагы елда игенчелек һәм терлекчелек тармакларындагы кайбер эш нәтиҗәләре белән кыскача таныштырып үтте. Аннары муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Алмаз Камалов чыгыш ясады. Ул терлекчеләрнең ун айлык эшләренә йомгак ясады һәм малларны кышлату чорында хезмәт коллективлары алдында торган бурычларга тукталды.
–Агымдагы елдагы ун айлык эш нәтиҗәләре буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 25127 эре терлек, шул исәптән 9094 сыер малы, аларның 8923е – савым сыеры &nbs
...
" Читать дальше "
Просмотров: 575 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 13.11.2013
|