Понедельник, 29.04.2024, 03:25

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 08
30 октябрьдә муниципаль район хакимиятендә Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы  утырышы булды. Анда әлеге комиссия сәркатибе Светлана Шакирова,  мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев,  үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйззәтуллин, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм спорт буенча комитеты рәисе Илшат Әрдәширов,  үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы директоры Эльвира Газизова,  "Игенче” гәзите баш мөхәррире Фәнис Әмирханов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илдар Шәйхетдинов  катнашты.  Утырышны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков алып барды. 
Комиссия утырышы барышында агымдагы елның 9 аенда  наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш оештыру эшчәнлегенә анализ ясалды. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илдар Шәйхетдинов сөйләде. Ул шулай ук агымдагы елның 28 маеннан башлап 1 октябренә кадәр үткәрелгән оператив-профилактик "Мәк” операциясе нәтиҗәләре белән таныштырды. 
Районда наркомания, тәмәке тарту һәм эчкечелекне профилактикалау максатында айлык үткәрү хакында муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм спорт буенча комитеты рәисе Илшат Рәфил улы Әрдәширов сөйләде. Ул бу максатта тормышка ашырылучы төрле чаралар, конкурсл ... " Читать дальше "
Просмотров: 557 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.11.2013 | Комментарии (0)

Безгә мөрәҗәгатьләр эзеннән
Күптән түгел район җитәкчелегенә бер төркем югарыаташлылар кул куйган күмәк язма мөрәҗәгать булды. Шушы авылда социаль инфраструктура "аксавы”, алай гына да түгел, авыл клубының бөтенләй ябылуы зур борчылу тудыруын бердергән мөрәҗәгать итүчеләр. Клуб белән бергә аның бинасында эшләүче фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, саклык банкы һәм почта элемтәсе бүлекчәләре дә ябылса, авылның киләчәгенә шик туа, дип фаразлый алар. Шундыйрак эчтәлекле мөрәҗәгатьләрне телдән дә, язма рәвештә дә безгә дә җиткергәннәре булды. Мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без әлеге үтенечләрне шушы авыл караган Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Рәзиф улы Тимерхановка юлладык.
– Әлеге факт буенча шуны белдерә алам: узган гасырның сиксәненче елларында чит төбәкләрдән килгән төзүчеләр тарафыннан төзелгән Югары Аташ клубы, нык искерү сәбәпле, авария хәлендә калды. Шушы еллар эчендә ул бөтенләй каралмады диярлек түгел, әлбәттә – шактый күләмдә чыгымнар тотынылып, даими ремонтланылды һәм һәрвакыт эш хәлендә тотылды.
Ләкин еллар үзенекен итми калмаган – бүген бинаның нигезе какшаган, стенасы аерылып бара һәм иртәме-соңмы аның бөтенләй җимерелеп төшү ихтималы бар. Мондый казаның анда кешеләр күмәк-ләп җыелган чара барышында килеп туу ихтималлыгын күзаллап, муниципаль район хакимияте тарафыннан авыл клубын ... " Читать дальше "
Просмотров: 555 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.11.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск