Воскресенье, 05.05.2024, 17:06

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 25 » Бу тормышта төрле хәлләр була....
09:04
Бу тормышта төрле хәлләр була....
Комиссия утырышында
11 ноябрьдә Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсендә балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча  ведомство-ара комиссиянең киңәйтелгән  утырышы булды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Геннадий Крюков алып барды. Биредә балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча  ведомствоара комиссия сәркатибе Мәмдүдә Вәлиуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ильвира Шәймөхәммәтова,  муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм спорт буенча комитеты рәисе Илшат Әрдәширов, балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор Гөлнара Бакиева,Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Мөхтәруллин, район мәшгульлек үзәге директоры Рамил Әхмәтов, "Игенче” гәзите бүлек мөдире Лиана Ханмурзина катнашты. 
Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләү комиссиясе рәисе Алмаз Аллаяров балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очракларын профилактикалау, бу гаиләләр белән алып барылган эшчәнлек хакында сөйләп үтте. 
Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсендә 208 балигъ булмаган үсмер, 2 авыр тормыш хәлендә калган гаилә исәпләнә. Имин булмаган  гаиләләрдә үскән балалар һәрвакыт күзәтчелек астында тора. Участок уполномоченные, укытучылар һәм ата-аналар берлегендә үткән рейдларның махсус графигы төзелгән. Комиссия ял, бәйрәм, каникул көннәрендә җәмәгать урыннарына рейдларга даими чыгып тора. Начар гадәтләргә юл куймау максатында мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар үткәрелә. Ел әйләнәсенә биредә спорт түгәрәкләре эшли. Балалар район ярышларында,  мәктәптә үткән кичә-конкурсларда актив катнаша. 
С. гаиләсе Тамьян авылында көн күрә. Үсмер кыз А. әтисе белән генә яши, әнисе гаиләсен калдырып чыгып киткән. Бүгенге көндә аның кайдалыгы төгәл билгесез, телефон аша шалтыратуларга җавап бирми. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул Уфа шәһәре янында бер авылда савучы булып эшли. Бу гаиләгә карата дәгъвалар юк, укучы кыз әтисе эштә булганда картинәсе белән яши. Йортта чисталык хөкем сөрә. А. әнисен күрергә дә теләми, әтисенә  яхшы мөнәсәбәттә. Кызның өс-киеме пөхтә, ләкин укуында авырлыклар бар, буш вакытын максатсыз үткәрә. Комиссия "кәккүк-ананы” тиз арада эзләп табып, мәсьәләне хәл итәргә кирәк, дигән карар чыгарды.  
Х. гаиләсендә өч бала үскән. Өлкән уллары Имәнлекул авылында нәнәсе белән яши, ике кызы Бикмәттә — әти-әниләре янәшәсендә. Кызлар Яңа Коты  мәктәбендә белем ала. Әниләре вакытлыча эшләми, әтиләре "Үзәк” машина-технология станциясендә хезмәт сала. Гаиләдә балаларга  яхшы мөнәсәбәт куелган. Әмма  биредә шәхси гигиена нормалары тулысынча үтәлми. Бу хакта аларга искәрмә ясалды  һәм  гаилә исәптән төшерелде. 
Өч баһадир үстереп, карт көнеңдә авыр тормыш хәлендә калу – үтә дә күңелсез күренеш. Комиссиягә чакыртылган ханымның ике улы инде үз гаиләләре белән яши. Гаилә авыр матди хәлдә калып, йортта өченче үсмер улына тиешле шартлар булмаганлыктан, аны вакытлыча социаль приютка урнаштыралар. Кайбер мәсьәләләрне чишеп, ерып чыгар өчен өч бала анасы гаражын сатарга мәҗбүр була. Улы янына бу ханым көн дә дигәндәй барып йөри, аны кире кайтарырга тели. Комиссия әгъзалары аңа, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырткач, бу мәсьәләнең хәл ителәчәген җиткерде һәм өлкән уллары белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга кирәк, дигән киңәш бирде.
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы. 

Просмотров: 639 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск