8 ноябрьдә район мәдәният йортында "Наркотикларсыз тормыш” дип аталган «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Биредә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Светлана Шакирова, район үзәк дәваханәсенең табиб-методисты Урал Ирназаров, 85 санлы һөнәрчелек лицее директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Тамара Килмәтова, Бөре кооператив техникумының Чакмагыштагы филиалы директоры Рәмзия Кашапова, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча һәм спорт комитеты рәисе Илшат Әрдәширов, районның имам-мөхтәсибе Галим Шакиров, яшьләр үзәге директоры Индира Гәрәева, авыл Советы авыл биләмәләренең яшьләр эшләре белгечләре, мәктәп вәкилләре катнашты.
Утырышны яшьләр үзәгенең педагог-оештыручысы Илмира Вәлиева алып барды. Психолог Ләйсән Ханова тәмәке, алкоголь һәм наркотик куллануга китерүче сәбәпләр хакында сөйләп үтте. Алар — гаиләдә булган каршылыклар, бер-береңне аңламау, ачыктан-ачык сөйләшмәү, җавапсыз мәхәббәт, күңелдәге бушлык, киләчәккә өмет югалту, җәмгыять тәэсире һәм башкалар...
Үзәк район дәваханәсенең табиб-методисты Урал Ирназаров наркотикларның кеше организмына һәм психикасына җимергеч тәэсире, әкренләп үлемгә китерүе хакында сөйләде. Соңгы вакытта сатуда барлыкка килгән аз никотинлы тәмәкеләрнең зыяны, кеше организмына алкоголь эчемлекләренең тәэсире хакында да байтак мәгълүмат китерде.
Просмотров: 1990 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 18.11.2013
|