Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында бер төркем райондашларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Бүләкләрне тапшырганда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов кыскача чыгыш ясады.
– Бүген, традиция буенча, без ирешелгәннәрне бәһалыйбыз, районыбызның төрле өлкәләрдә эшләүче алдынгыларын данлыйбыз.
Районның гаҗәеп тарихы, данлы мәдәни традицияләре, ныклы икътисадый көче бар, ләкин аның төп байлыгы һәрвакыт кешеләр булды һәм ул шулай булып калачак та.
Нәкъ менә шундый тантаналы минутларда чакмагышлыларның – районыбызны күтәрүче һәм ныгытучы, аңа уңыш һәм иминлек китерүче кешеләрнең хезмәт казанышлары бөеклеген аңлыйсың, – диде ул һәм чакырылган кунакларның һәркайсын котлап, матур теләкләр әйтеп, бүләкләрне ияләренә тапшыра башлады.
Башкортстан Республикасы Мәгариф министлыгының Мактау грамотасы белән Чакмагыш гимназиясенең өлкән пешекчесе Наилә Мидхәт кызы Сәмигуллина, министрлыкның Рәхмәт хаты белән беренче гомум белем бирү мәктәбе пешекчесе Лия Барый кызы Яушева күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Бөтендөнья пешекчеләр көне уңаеннан бүләкләнделәр.
Просмотров: 733 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 05.11.2013
|