Воскресенье, 28.04.2024, 23:09

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 06
Май аенда районда укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелгән иде. Анда 18 мәктәптән төрле яшьтәге балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча үзләренең белемнәрен, велосипедта урамда йөрү осталыгын күрсәттеләр. Бу ярышларда Калмашбаш мәктәбе командасы җиңеп чыкты. Аларга район данын яклап республика конкурсында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 703 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.06.2013 | Комментарии (0)

Чагу төсле шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән, җыр-моң яңгырап торган Үрнәк мәдәният йорты каршындагы мәйданда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Баллы балачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Аңа балалар белән бергә әниләр дә, хәтта дәү әниләр дә килгән иде.Үрнәк мәдәният йорты директоры Роза Габделисламова, художество җитәкчесе Лилия Арсланова, китапханәче Зөлфия Низамова төзегән бәйрәм программасы бик эчтәлекле, мавыктыргыч һәм күңелле иде. Балалар бакчасында тәрбияләнүче Алина Шәмсетдинованың һинд кызлары биюе, Эмиль Баяновның сәнгатьле итеп шигырь укуы, художество җитәкчесе Лилия Арсланованың моңлы, күңелләргә үтеп керерлек җырлары бәйрәмне ямьләде. Балалар төрле мавыктыргыч конкурсларда, уеннарда бик теләп катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бу көнне балаларга ачык һавада җәйге уку залы да оештырылды. Бәйрәмнән сабыйлар берсе дә буш кул белән китмәделәр, күчтәнәчләр алып, шарлар күтәреп, шушы күңелле чараны оештырган апаларына һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән эшкуарлар Гөлфия һәм Рабис Габдиевларга рәхмәт әйтеп, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар. 
Зөлфия Низамова, 
китапханәче.

Просмотров: 543 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.06.2013 | Комментарии (1)

Үрнәк авыл китапханәсендә каләм осталарына багышланган әдәби кичәләр еш үтеп тора. Май аенда якташ язучы Мансаф Гыйләҗевның юбилее уңаеннан "Туган якның олы җырчысы” дип исемләнгән бик матур әдәби-музыкаль кичә үтте. Аңа югары сыйныф укучылары чакырылды. Чарада иң актив китап укучыларның берсе Фәния апа Гайсарова да катнашты. Китапханәче Зөлфия Низамова кичәне үткәрүгә бик җитди әзерләнгән, якташ әдипнең китапларыннан оештырылган күргәзмә дә бик бай эчтәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итте. Әдәби кичәне моңлы җырлар тагын да ямьләде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 570 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.06.2013 | Комментарии (0)

Район үзәгендә урнашкан балалар социаль приютында үзебезнең һәм Кушнаренко районыннан 31 сабый тәрбияләнә. Аларның 11е – мәктәпкәчә яшьтәге кечкенәләр, егерме кыз һәм малай Чакмагыш беренче урта мәктәбенең төрле сыйныфларында белем ала. Тәрбияләнүчеләребезнең һәркайсының гаиләсе, якыннары бар, әмма тормышта килеп туган төрле сәбәпләр аркасында алар ата-ана каравыннан мәхрүм калып,  бүгенге көндә безнең учреждениедә яши. Биредә алар өчен барлык шартлар да тудырылган, тәрбияләнүчеләребез өчен җәйге каникулларда "Акчарлак” савыктыру лагеренә юлламалар бүленә. Әледән-әле районда эшчәнлек алып баручы учреждениеләр, оешма-предприятиеләр коллективлары хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар, киң күңелле, мәрхәмәтле йөрәкле райондашлар килеп, бүләк-күчтәнәчләре белән авыр тормыш хәлендә калган, гаилә назыннан мәхрүм булган сабыйларга шатлык, күңел җылысы бүләк итеп китәләр. Халыкара балаларны яклау көне алдыннан көтеп алган хөрмәтле кунакларыбыз аеруча күп булды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 574 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.06.2013 | Комментарии (0)

Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлегендә тәүлек әйләнәсенә "Ышаныч телефоны” эшли. Барлык кылынган яки әлеге вакытта кылынучы җинаятьләр һәм хокук бозу фактлары турында сез "Ышаныч телефоны”на шалтыратып һәм (34796) 3-14-71, 128 телефоннары буенча хәбәр итә аласыз. 
Айрат Хәмидуллин,
бүлек начальнигы, полиция подполковнигы.

Просмотров: 455 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.06.2013 | Комментарии (0)

"Край курая” – Чакмагыш сөт заводында җитештерелүче сөт продукциясе салынган пакет шушы исемдә йөртелә. Республикабызның дәүләтчелек билгесе булган, Башкортстан Республикасы дәүләт Гербында сүрәтләнгән яшел курай таҗы безнең район данын еракларга тарата. Пакет тышына курай таҗы сурәте төшерелгән сөт продукциясен хәзер республикада гына түгел, ә Русиянең башка төбәкләрдә дә беләләр. Ул сыйфатлы, тәмле булуы белән дә танылды.

***

Быел яз Чакмагышның кирпеч заводы бистәсендә яңа урам (Аграрная дип атала) ачылды, 30 гаиләгә җир участогы бүленде. Шулай ук Иске Калмаш авылында 9 гаиләгә җир участогы бүленде, яңа урамга Солнечная дип исем кушылды. ... " Читать дальше "

Просмотров: 562 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.06.2013 | Комментарии (0)

Пауэрлифтинг – штанга күтәрүнең үзенчәлекле бер төре. Спортчы штанганы яткан килеш күтәрә. Менә шушы гадәти булмаган спортның бу төре буенча 24-26 май көннәрендә Күмертауда Башкортстан беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда безнең районнан Илдар Илүс улы Низамов та катнашты һәм зур җиңүгә иреште: 83 килограммга кадәрле авырлык категориясендә 200 килограммлы штанга күтәреп, ул ир-егетләр арасында икенче урынны алды. Илдар Низамовның элекке елларда да мондый мәртәбәле бәйгеләрдә катнашканы бар иде. Һәм менә янә үзен республикада иң көчле штангачыларның берсе итеп танытты.
Рим Хуҗин, 
яшьләр эшләре, физик культура һәм 
спорт буенча комитетның баш белгече.

Просмотров: 568 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.06.2013 | Комментарии (0)

25-26 майда Уфада Башкортстан Республикасы беренчелегенә билбау көрәше буенча ярышлар оештырылды. Анда җиңүчеләр Русия һәм дөнья беренчелегенә ... " Читать дальше "
Просмотров: 524 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.06.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск