Понедельник, 29.04.2024, 21:05

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 6 » Туган җирнең олы җырчысы
08:13
Туган җирнең олы җырчысы
Үрнәк авыл китапханәсендә каләм осталарына багышланган әдәби кичәләр еш үтеп тора. Май аенда якташ язучы Мансаф Гыйләҗевның юбилее уңаеннан "Туган якның олы җырчысы” дип исемләнгән бик матур әдәби-музыкаль кичә үтте. Аңа югары сыйныф укучылары чакырылды. Чарада иң актив китап укучыларның берсе Фәния апа Гайсарова да катнашты. Китапханәче Зөлфия Низамова кичәне үткәрүгә бик җитди әзерләнгән, якташ әдипнең китапларыннан оештырылган күргәзмә дә бик бай эчтәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итте. Әдәби кичәне моңлы җырлар тагын да ямьләде. Тәүдә без укучыларны якташ язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үттек, соңрак Мансаф Гыйләҗевның "Заман корбаны” әсәренең бер өлеше сәхнәләштереп күрсәтелгәннән соң шушы әсәр буенча китап укучылар конференциясе дә үтте. Аны ачып Зөлфия Низамова чыгыш ясады һәм сүзне өлкән буын вәкиле Фәния апа Гайсаровага тапшырды. Ул укучыларны әсәрнең эчтәлеге белән таныштырды. "Заман корбаны” повестендә безнең төбәк, ул замандагы "Авангард” колхозының тарихы, шул чор кешеләренең язмышы тасвирлана. Повестьтә геройлар үз исемнәре, үз фамилияләре белән "хәрәкәт итә”, хәтта яшәгән төбәкләрендәге атамалар да сакланган. Укучылар Фәния апаның чыгышын бик кызыксынып тыңладылар. 
Якташ язучыга багышлап оештырылган бу әдәби кичә бик кызыклы, файдалы да булып үтте һәм укучылар күңелендә туган ягыбыз тарихына, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам-хөрмәт хисе тәрбияләүгә үз өлешен керткәндер, дип ышанабыз. 
Габидә Ялалова, 
китапханәче.

Просмотров: 571 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск