Понедельник, 29.04.2024, 09:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 03
Ике көн элек җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятенең Байбулат нәсел-репродукция фермасында ясалма орлыкландыру техникларының XXV район конкурсы үткәрелде. Тәүдә конкурсны ачу тантанасы булды. Ярыш флагын узган елгы җиңүчеләр Камил Камалетдинов ("Байбулат”), Клара Габдрәфыйкова ("Алга”), Рәлиф Гарифуллин ("Үзәк” МТСының Ташкалмаш фермасы) күтәрде. "Элита” районара токымчылык предприятиесе директоры Эльвира Сабирова конкурсны ачып, сүзне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нуриевка бирде.
– Ясалма орлыкландыру техникларының район конкурсы быел егерме бишенче тапкыр үтә. Бу матур традиция киләчәктә дә шулай дәвам итәр, дип уйлыйм. Бәйгедә һәркем үзенең белемен һәм һөнәри осталыгын күрсәтә, тәҗрибә туплый, үзара очрашып хәл-әхвәл белешә, ял итә. ... " Читать дальше "
Просмотров: 725 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.06.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызның җәйге ялы чорында килеп туган сорау-үтенечләрегезне, киңәш-тәкъдимнәрегезне (әйтик, ял учреждениеләрендә тәртип мәсьәләсе яки башкалар буенча) һәм башка уй-фикерләрегезне сез һич авырсынмыйча түбәндәге "ышаныч телефоннары”на җиткерә аласыз: 3-14-75 – РФ Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасында Чакмагыш районы буенча эчке эшләр бүлегенең "ышаныч телефоны”;
3-11-62 – бүлекнең дежур часте;
3-13-57 – балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү буенча инспектор. Сезнең бер генә мөрәҗәгатегез дә игътибарсыз калдырылмаячагын вәгъдә итәбез, теләп ярдәмләшергә әзербез.
Гөлнара Бакиева,

Просмотров: 560 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.06.2013 | Комментарии (0)

Җәмгыятьтә яшәгән һәр кеше иртәме-соңмы үзе генә хәл итә алмаган каршылыкларга, авырлыкларга дучар була. Алар шәхси, гаилә тормышына, сәламәтлек торышына кагылышлы булырга яисә җавапсыз мәхәббәт, эшләгән урында хезмәттәшләр, җитәкчелек, шулай күршеләр белән киеренке мөнәсәбәтләргә кайтып калырга мөмкин. Без барыбыз да кешеләр һәм төрлебез төрле холыкка иябез, төрле конфликтлар да күпчелек очракларда нәкъ шул холык-фигыль каршылыкларыннан барлыкка килә дә инде. Кайвакыт хәтта иң якын дип саналган кешеләр дә җиде ятка әйләнергә мөмкин, һәм бу очракта кичекмәстән Сезнең проблеманы аңлаучы һәм яңадан үз-үзегезгә булган ышанычны, күңел тынычлыгын кайтарырга ярдәм итүче кешегә – психологка мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Авыр тормыш хәлендә калган, күңел төшенкелегенә бирелгән кешеләргә ярдәм итү максатыннан республика клиник психотерапия үзәгендә (Уфа шәһәре, Достоевский урамы, 14) "Ышаныч телефоны” эшли. Тәүлек әйләнәсенә эшләүче бу бүлеккә 8-347-251-61-11 саннарын җыеп мөрәҗәгать итәргә һәм үзегезне борчыган сорауларга җавап, җан тынычлыгы табарга мөмкин. 

Просмотров: 572 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.06.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск