Вторник, 30.04.2024, 02:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 6 » “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында
08:15
“Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында
Май аенда районда укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелгән иде. Анда 18 мәктәптән төрле яшьтәге балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча үзләренең белемнәрен, велосипедта урамда йөрү осталыгын күрсәттеләр. Бу ярышларда Калмашбаш мәктәбе командасы җиңеп чыкты. Аларга район данын яклап республика конкурсында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.
"Хәвефсез тәгәрмәч” республика конкурсы 28-31 май көннәрендә Благовещенск шә-һәре янындагы "Зарница” лагеренда, табигатьнең бик матур урынында үткәрелде. Җиденче сыйныф укучылары Данил Дәү-ләтшин, Азамат Латыйпов, Ләй-
сән Ахунова һәм Гөлфия Юнысова составындагы командага мәктәпнең өлкән пионервожатые Фәнзилә Мәсгуть кызы Зиннәтуллина җитәкчелек итте. Ә район эчке эшләр бүлегенең дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәре Булат Галиев балаларны озатып йөрде.
Ярышларда республиканың 65 районыннан 260 укучы катнашты. Теориядә юл йөрү кагыйдәләрен белү белән беррәттән, "Ав-тошәһәр”дә велосипедта практик йөрүләр, иҗади конкурслар да кызыклы, мавыктыргыч үтә, һәркем җиңү өчен бөтен осталыгын күрсәтә. Нәтиҗәдә республика конкурсында безнең район командасы да уңышлы чыгыш ясый, иҗади конкурста 65 команда арасында бишенче урынны ала. Команда Башкортстан Республикасы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәлегенең Дипломы һәм БР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, чәй сервизы белән бүләкләнде. Ә Азамат Латыйповка "Автошәһәр” станциясендә шәхси беренчелектә тугызынчы урынны алган өчен БР Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәлегенең Дипломы һәм истәлекле бүләк – «Тефаль»  чәйнүге тапшырылды. Безнең район командасының активлыгын билгеләп, якташыбыз – идарәлекнең җаваплы хез-мәткәре – бүлек начальнигы урынбасары Илнур Зафир улы Садыйков һәр балага кесә телефоны бүләк итте.
Быелгы конкурс республикада юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оештырылуга 40 ел тулуга багышланды.
Районыбыз данын уңышлы яклаган юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды әгъзаларына – Калмашбаш мәктәбе укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча киләчәктә дә уңышлар телибез. Аларның үрнәге башка балалар өчен дә өлге булып торсын.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 704 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск