Понедельник, 29.04.2024, 21:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 6 » Балачакның онытылмас бәйрәме
08:14
Балачакның онытылмас бәйрәме
Чагу төсле шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән, җыр-моң яңгырап торган Үрнәк мәдәният йорты каршындагы мәйданда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Баллы балачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Аңа балалар белән бергә әниләр дә, хәтта дәү әниләр дә килгән иде.Үрнәк мәдәният йорты директоры Роза Габделисламова, художество җитәкчесе Лилия Арсланова, китапханәче Зөлфия Низамова төзегән бәйрәм программасы бик эчтәлекле, мавыктыргыч һәм күңелле иде. Балалар бакчасында тәрбияләнүче Алина Шәмсетдинованың һинд кызлары биюе, Эмиль Баяновның сәнгатьле итеп шигырь укуы, художество җитәкчесе Лилия Арсланованың моңлы, күңелләргә үтеп керерлек җырлары бәйрәмне ямьләде. Балалар төрле мавыктыргыч конкурсларда, уеннарда бик теләп катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бу көнне балаларга ачык һавада җәйге уку залы да оештырылды. Бәйрәмнән сабыйлар берсе дә буш кул белән китмәделәр, күчтәнәчләр алып, шарлар күтәреп, шушы күңелле чараны оештырган апаларына һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән эшкуарлар Гөлфия һәм Рабис Габдиевларга рәхмәт әйтеп, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар. 
Зөлфия Низамова, 
китапханәче.

Просмотров: 544 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 SergNoids  
0
<a href=http://zmkshop.ru/tseny/>купить пспка систему мархи</a>

Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск