Понедельник, 29.04.2024, 23:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 6 » Республикада иң көчлеләр
07:59
Республикада иң көчлеләр
25-26 майда Уфада Башкортстан Республикасы беренчелегенә билбау көрәше буенча ярышлар оештырылды. Анда җиңүчеләр Русия һәм дөнья беренчелегенә үткәреләчәк ярышларга сайлап алынды.Чакмагыш районы командасына иң көчле спортчылар кертелгән иде. Алар әлеге сайлап алу бәйгеләрендә үзләренең оста көрәшче икәнен янә исбатладылар. Команда әгъзалары Илмир Саматов белән Радим Галишин 62 килограммга кадәр авырлыкта өченче урынны алдылар. 68 кг кадәр авырлыкта көрәшкән Булат Бүләков – икенче, Артем Ковалев өченче урынга лаек булды. Хатын-кызлар арасында 76 килограмм авырлыкта Регина Баһмановага икенче урын бирелде. 90 килограмм авырлыкта бил алышкан Рөстәм Исламов белән 100 килограмм кадәр авырлыкта көч сынашкан Илнур Гомәров беренче урынны алып, үзләрен Башкортстанда иң көчле көрәшчеләр итеп таныттылар.  Алар икесе дә Русия һәм дөнья чемпионатында катнашу хокукы алдылар. Русия беренчелегенә билбау көрәше буенча ярышлар Төньяк Осетиядә – сентябрь, дөнья чемпионаты Уфада октябрь айларында үтәчәк. Билбирмәс көрәшчеләребезгә бу мәртәбәле ярышларда уңышлар телибез!
Просмотров: 525 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск