Воскресенье, 28.04.2024, 22:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 04
31 майда район мәдәният йортында Башкортстан Республикасы Хирурглар ассоциациясе утырышы үткәрелде. Анда Туймазы, Октябрьский шәһәрләре, Бүздәк, Шаран, Бакалы  һәм безнең район хирурглары катнашты.
Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, район  үзәк  дәвахәнәсе баш табибы Салават Гыйззәтуллин форумда катнашучыларны  тәбрикләделәр, Чакмагыш җиренә эш сәфәре белән килгән  кунакларга районның социаль-икътисадый үсеше, аерым алганда,  халыкның сәламәтлеген саклау буенча алып барылган эшләр турында бәян иттеләр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 617 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.06.2013 | Комментарии (0)

Табигать  һәм кеше – бу ике төшенчәне кешеләр бербөтен итеп кабул итә. Кешеләрнең бурычы – табигать законнарын тирәнтен өйрәнү һәм шул  белем нигезендә табигать процесслары белән планлы идарә итү. Табигать, тирә-як  мохит белән хуҗалык эшчәнлеге арасында баланс саклау бүген җәмгыятнең иң  мөһим бурычы булып тора. Үзара мөнәсәбәт бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсенә әверелде. Әгәр дә табигать белән килешеп яшәмәсәк, аны  сакламасак, моның  ахыры кешелек өчен бик тә  зур фаҗига белән тәмамлануы, экологик катострофага илтүе  мөмкин. Моны булдырмас өчен Җир  шарында яшәүче һәр кеше үзенең гомум йорты турында хәстәрлек күрергә, аны күз карасыдай сакларга бурычлы.

Просмотров: 522 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.06.2013 | Комментарии (0)

Районыбыз игенчеләренең зур тырышлыгы белән язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды, барлыгы 58 мең гектардан артык мәйданда сабанашлык культуралары чәчелде. Чәчү вакытында һава шартларының уңай килүе басуда эшне оптималь срокларда һәм яхшы сыйфатлы итеп башкаруга уңай йогынты ясады. Чәчүлекләр яхшы торышта, үсентеләр дәррәү үсеп килә. Бүгеннән башлап район комиссиясе барлык басуларның торышын карап-тикшерә башлаячак, язгы кыр эшләрендә башкарылганнарга бәһа бирәчәк. Аның нәтиҗәләре, һәр елдагыча, район сабан туенда игълан ителә. Игенчеләрнең чәчүдәге эшләре, үсентеләрнең торышы, югары балл белән билгеләнеп, хезмәт бәйрәме йомгакларына нык йогынты ясаячак. Әлеге вакытта да басуларда эшнең тукталып торганы юк. Игенчеләр чәчүлекләрне тәрбияли. Һәр хуҗалыкта да диярлек химик утау үткәрелә. Химик утау, бөртекле культуралардан тыш, шикәр чөгендере, көнбагыш чәчелгән басуларда да алып барыла. Алты хуҗалыкта пар җирләре эшкәртелә. ... " Читать дальше "
Просмотров: 747 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.06.2013 | Комментарии (0)

Туган телен, туган җиренең тарихын белмәгән кешене гадәттә "маңкорт” диләр. Күкрәк сөтеннән башлап  тәрбияләнүче патриотлык, үз  җиреңне  ярату, аңа чиксез тугрылык хисләре гаиләдә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, өстәмә белем  һәм тәрбия бирү  учакларында салына. 
Яшь буынны чын  кешелек традицияләрендә тәрбияләүдә район гәзитләренең дә әһәмияте  бәһалап бетергесез. Моны мин шактый еллар укытучы булып эшләгән  чорда тупланган тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм. Безнең  чорда  вакытлы матбугат  басмалары  алдырмаган  укытучы юк иде. Почта тартмабызга һәр көнне  шактый гына  зур  төргәк гәзит-журналлар салып китүләре, аларны  укып  кинәнүебез һәм эшебездә  файдалануыбыз турында горурлык белән әйтә алам. Укытучылар гына түгел, үзләрен чын кеше  итеп  исәпләгән  һәркем кимендә 5-6 данә басма  алдыра иде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 558 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.06.2013 | Комментарии (0)

2011 елда гына да Русиядә 20,5 мең рөхсәт ителмәгән чүплек булуы ачыкланган, бу чүплекләр 79 млн кв. метр җирне биләп тора.
 *** 
Соңгы 5 елда Русиядә урманнарда 120 меңнән артык янгын чыккан, нәтиҗәдә 8,6 млн гектар җир зыян күргән һәм 200 млн куб.метр агач юк ителгән.
 *** 
Табигатьтә кәгазь таркалу  өчен –10, консерв банкасы өчен –90 елга кадәр, сигарет фильтры өчен –100 елга якын, полиэтилен пакет – 200 елга кадәр,пласстмасса – 500 елга кадәр, пыяла өчен 1000 елга кадәр вакыт кирәк.
 *** 
Безнең республикада автотранспорт һаваны пычратуга зур өлеш кертә – 65 процент тәшкил итә.
 *** 
Башкортстанда ел саен атмосфера һавасына 1 млн  тоннадан артык зарарлы матдәләр чыгарыла.

Просмотров: 629 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.06.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск