Понедельник, 29.04.2024, 21:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 6 » Изге күңелле райондашларга рәхмәт
08:11
Изге күңелле райондашларга рәхмәт
Район үзәгендә урнашкан балалар социаль приютында үзебезнең һәм Кушнаренко районыннан 31 сабый тәрбияләнә. Аларның 11е – мәктәпкәчә яшьтәге кечкенәләр, егерме кыз һәм малай Чакмагыш беренче урта мәктәбенең төрле сыйныфларында белем ала. Тәрбияләнүчеләребезнең һәркайсының гаиләсе, якыннары бар, әмма тормышта килеп туган төрле сәбәпләр аркасында алар ата-ана каравыннан мәхрүм калып,  бүгенге көндә безнең учреждениедә яши. Биредә алар өчен барлык шартлар да тудырылган, тәрбияләнүчеләребез өчен җәйге каникулларда "Акчарлак” савыктыру лагеренә юлламалар бүленә. Әледән-әле районда эшчәнлек алып баручы учреждениеләр, оешма-предприятиеләр коллективлары хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар, киң күңелле, мәрхәмәтле йөрәкле райондашлар килеп, бүләк-күчтәнәчләре белән авыр тормыш хәлендә калган, гаилә назыннан мәхрүм булган сабыйларга шатлык, күңел җылысы бүләк итеп китәләр. Халыкара балаларны яклау көне алдыннан көтеп алган хөрмәтле кунакларыбыз аеруча күп булды.
Рапат авыл Советы авыл биләмәсе һәм мәктәп коллективы вәкилләре матур концерт номерлары, халкыбызның яраткан сый-нигъмәте булган чәкчәк, балаларның һәркайсына татлы күчтәнәчләр җыелмасы әзерләп алып килгәннәр. Шушы авылда яшәүче фермер Сәгыйть Шәйморатовның бүләген – бер капчык карабодай ярмасын да тапшырды алар. Күчтәнәчләр моның белән генә бетмәде әле: балаларны сыйлар өчен Чакмагыш токымлы кошчылык фабрикасы хезмәткәрләре дә үзләре җитештергән продукцияне алып килгән. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар-малайлар да тәрбияләнүчеләребезне күркәм тамаша –  күңелле концерт белән сөендерде. Яшьләр үзәге белгечләре оештырган фәһемле дә, кызыклы да чарада бик теләп катнашты безнең кызлар-малайлар. Район кулланучылар җәмгыяте вәкилләре тапшырган уенчыкларга сабыйларның ничек сөенгәннәрен күрсәгез! Боларга өстәп, бәйрәм алдыннан хокук сагында торучы мәртәбәле кунаклар – район прокуроры Алмаз Равил улы Абдюшев, полиция бүлеге начальнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллин, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар Гөлнара Вил кызы Бакиева, Гөлнара Разил кызы Гәрәева килеп, хәлебезне белеп, бик күп бүләкләр тапшырып киттеләр. Алар алып килгән синтезатор, курчаклар, велосипед-самокатлар, башка спорт инвентаре балаларның ял сәгатьләрен күңелле дә, сәламәтлекләре өчен файдалы да итеп үткәрергә ярдәм итәр.
Бездә тәрбияләнүче сабыйларны шатландырганнары, аларга бәхетле мизгелләр бүләк иткәннәре өчен изге күңелле барлык райондашларга да  коллективыбыз исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, һәрбарчасына эшләрендә уңышлар телим.
Зөлфия Тимергалиева,
социаль приют җитәкчесе.

Просмотров: 575 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск