Понедельник, 29.04.2024, 23:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 6 » Район хәбәрләре
08:03
Район хәбәрләре

"Край курая” – Чакмагыш сөт заводында җитештерелүче сөт продукциясе салынган пакет шушы исемдә йөртелә. Республикабызның дәүләтчелек билгесе булган, Башкортстан Республикасы дәүләт Гербында сүрәтләнгән яшел курай таҗы безнең район данын еракларга тарата. Пакет тышына курай таҗы сурәте төшерелгән сөт продукциясен хәзер республикада гына түгел, ә Русиянең башка төбәкләрдә дә беләләр. Ул сыйфатлы, тәмле булуы белән дә танылды.

***

Быел яз Чакмагышның кирпеч заводы бистәсендә яңа урам (Аграрная дип атала) ачылды, 30 гаиләгә җир участогы бүленде. Шулай ук Иске Калмаш авылында 9 гаиләгә җир участогы бүленде, яңа урамга Солнечная дип исем кушылды. 

***

Район мәктәпләрендә балаларның җәйге кани-кул көннәре башланды. Унберенче сыйныфны тә-мамлаучылар өчен имтиханнар бара. Тәүдә алар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырганнар иде, ике көн элек математика фәне буенча белемнәре тикшерелде.

***

Быел да республикада "Аек авыл”  конкурсы үткәрелә. Бу конкурсны үткәрүгә республиканың резерв фондыннан 1 миллион сум акча бүленде. Җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнәчәк. Быелгы чараның төп максаты – яшьләрнең ял сәгатьләрен спиртлы эчемлекләрсез оештыру, шулай ук туй мәҗлесләрен дә аракысыз үткәрүгә дә игътибар зур булачак. Җәмгыятьне айнытуда Интернетны да нәтиҗәле файдалану бурычы куелды. Кыскасы, авылда яшәүчеләр арасында (республика халкының  40 проценты авылда яши) сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау, эчкечелеккә каршы көрәшү конкурста төп таләпләр итеп куела. Быел "Аек авыл” республика конкурсында безнең районнан Иске Почкак һәм Каран авыллары катнаша.

Просмотров: 563 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск