Понедельник, 29.04.2024, 09:35

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 13

12 июньдә илебез халкы Русия көнен бәйрәм итә. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Русия Федерациясе дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул итте. Русия бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты, иҗтимагый тормышны  федерализм принципларыннан чыгып оештырды.
23 ел – меңәр еллык бай һәм данлы тарихы булган Русия дәүләте өчен бик аз вакыт. Шушы еллар эчендә Русия Федерациясе үзенең дәүләтчелек нигезеннән төзеп,зур юл үтте, үзен дөнья күләмендә танытуга иреште, абруй казанды.
Безнең барыбыз өчен дә уртак Ватаныбыз булган Русия – бер җир, бер язмыш, тамырларыбыз да гомум.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 1014 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.06.2013 | Комментарии (0)

Мин районда нәшер ителә торган "Игенче” гәзитенә яшьтән үк зур хөрмәт белән карыйм. "Коммунизмга” исеме астында чыгарылган вакыттан ук аны укый идем. Урындагы матбугат безнең – шушы җирдә яшәүчеләрнең тормышын яктырта, шуңа күрә бу гәзитне иң беренче кулга алабыз, яратып укыйбыз. Район гәзитендә күп еллар фидакарьлек салып эшләгән элекке мөхәррире Фәрәһия апа Галиева, журналистлар Хаккый Фәттахов, Әгъдәл Низаев, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнулла Вәлиев күпләрнең хәтерендә. Ул чорның актив хәбәрчеләре Моратов, Мөлеков, Маскова, Әхмәтшина, Дүсәлимова, Шакиров, Гарифуллина һәм башка бик күпләр районыбыз тормышын, аның тын алышын безгә, гәзит укучыларга, җиткереп тордылар, төрле тәрбияви чараларга, идеология эшенә зур игътибар бирделәр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 588 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.06.2013 | Комментарии (0)

Район сабан туе алдыннан махсус комиссия барлык хуҗалыкларда булып, басуларның торышын карап-тикшереп чыкты. Сабанашлык культуралары чәчүлекләрендә үсентеләрнең чыгышы бик әйбәт, диләр белгеч-агрономнар. Шулай да арада иң яхшылары комиссия әгъзалары тарафыннан билгеләнгәннән соң, аның нәтиҗәләре 12 июньдә үтәчәк район сабан туенда игълан ителәчәк. Язгы кыр эшләре, басулар торышы өчен максималь 300 балл куела.
***
 Хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләү дәвам итә. 10 июньгә барлыгы 1985 гектарда печән чабылды, 29 тонна печән хәзерләнде. Бу көнне район буенча һәр сыердан уртача 19 килограмм сөт савып алынды.
***
Җитештерелгән сөтнең сыйфатын күтәрү – көнүзәк бурыч. Югары сортлы сөт сату хуҗалыклар өчен файдалы, моның өчен дәүләттән өстәмә акча түләнә. Хәзер район хуҗалыкларының барысында да төрле күләмдәге ябык типтагы сөт суыткычлар эшли. Быел язгы айларда гына да уналты сөт суыткыч кайтарылып урнаштырылды.

Просмотров: 652 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.06.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск