Воскресенье, 28.04.2024, 22:07

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 10
5 июньдә Яңа Балтач авылы велосипед спортын сөючеләрне үзенә җыйды. Биредә 1998-2000 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында ачык район беренчелеге үткәрелде. Ярыш Башкортстан Республикасы кубогының өченче этабы кысаларында оештырылды.
Бәйгедә республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 13 команда, барлыгы 108 яшь спортчы катнашты. Ул көнне, яңгыр явып торуына карамастан, велосипедчылар, стартка басып, авырлыкларны җиңә-җиңә алга омтылдылар һәм трассаны азагына кадәр үттеләр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 673 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.06.2013 | Комментарии (0)

Җәмгыятебездә янәшәдә яшәүче төрле катлам вәкилләре өчен бердәй тормыш шартлары оештыруны эшчәнлегебездә иң өстенлекле юнәлеш итеп исәплибез. Русия Федерациясе  һәм Башкортстан Республикасы законнарын тайпылышсыз үти барып, БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча идарәлегенең Чакмагыш районындагы бүлекчәсе хезмәткәрләре алларына куелган бурычларны җиренә җиткереп башкара. Коллективыбыз зур түгел, биредә һәркайсы кимендә 10 ел эшчәнлек стажына ия изге йөрәкле, мәрхәмәтле, кешеләрнең хәленә керә белүче 10 хезмәткәр тупланган. Эшчәнлегебез, әйтүемчә,  халыкның аерым катламы  вәкилләренә – 12,5 меңнән артык аз тәэмин ителгән  гаиләләргә, ветераннарга, инвалидларга лаеклы тормыш шартлары булдыруга бәйле. Бу җәһәттән һәр көнне шундый гражданнар белән тыгыз мөгамәләле бәйләнештә  законда билгеләнгән тәртиптә социаль реабилитацияләү чаралары күрелә, мохтаҗларның бер генә үтенеч-мөрәҗәгате дә игътибарсыз калдырылмый. ... " Читать дальше "
Просмотров: 510 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.06.2013 | Комментарии (0)

Машина белән сыер саву операторларының XXVII нче район конкурсы "Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Иске Почкак сөтчелек фермасы җәйләвендә үткәрелде. Ярышның баш судьясы – муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Алмаз Венер улы Камалов бәйгедә катнашучы машина белән сыер саву операторларын, лаборанткаларны, судьяларны, шулай ук хуҗалыкларның зооветбелгечләрен, "Базы” кооперативы хезмәткәрләрен терлекчеләр бәйрәме белән тәбрикләде һәм матур теләкләр теләде. Аннары котлау сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев чыгыш ясады.– Һәр ел саен районда һөнәри бәйрәмнәр үткәрелә. 31 майда ясалма орлыкландыру техниклары конкурсы үтеп, анда белгечләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 1233 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.06.2013 | Комментарии (0)

Су коену сезоны җитте. Җәйге эссе көннәрдә кешеләр елга, буа янына ашыга, су коена. Әмма кайчагында суга керү шатлык-куаныч урынына кайгы-хәсрәт тә алып килергә мөмкин. Ел саен батып үлү очраклары булып тора. Фаҗигаләр, бәхетсезлек очраклары булмасын өчен гади генә кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.
Район биләмәсендә урнашкан сулыкларда күмәкләп ял итү урыннарында халыкның иминлеген тәэмин итү максатында муниципаль район хакимияте "Сулыкларда кешеләр гомерен саклап калу буенча чаралар турында” махсус карар кабул итте, шушы мәсьәлә буенча чаралар планын раслады, аларны үтәү буенча тәгаен җаваплы кешеләр билгеләнде.
Үз биләмәләрендә сулыклар булган авыл биләмәләре башлыкларына сулыклардан файдаланучылар белән берлектә сулыкларны файдаланганда халыкның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә, халыкның күмәк ял итү урыннары өчен җир участогы бүләргә һәм коткару постын җиһазларга кушылды. Тыелган урыннарда су коенуны тыярга, анда кисәтү һәм тыю билгеләре куярга, диелә әлеге карарда. ... " Читать дальше "
Просмотров: 576 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.06.2013 | Комментарии (0)

Җәй – отпуск  hәм каникуллар вакыты. Ямьле җәй көннәрендә барыбыз да мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф hавада, табигать кочагында уздырырга тырышабыз. Шуңа да былтыр шушы  айларда Чакмагыш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан ачык hавада – район мәдәният йорты  алдында җәйге уку залы оештырылган иде. Быел да без үзебезнең китап сөюче дусларыбызны 11 июньнән 29 августка кадәр шул ук урында (Тынычлык урамы, 28 адресы буенча)  сишәмбе hәм пәнжешәмбе көннәрендә уку залында көтеп калабыз. Өлкәннәр китап-журналлар белән танышкан арада, балаларыгыз, оныкларыгыз пазл, лото, шашка  hәм башка өстәл уеннары белән файдалы вакыт уздыра, хәрәкәтчән һәм интеллектуаль уеннарда катнашып, куңелле ял итә ала. ... " Читать дальше "
Просмотров: 699 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.06.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск