Вторник, 07.05.2024, 05:51

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 23 » Уңышлар сезгә, игенчеләр!
08:37
Уңышлар сезгә, игенчеләр!
Валерий Соколов җитәкчелек иткән "Байбулат” җәмгыяте игенчеләре дә язгы басу эшләрен дәррәү башлап җибәрде. Кырлар тракторлар гөрелтесе астында калды. Җәмгыять әгъзаларының эшләре-уңышлары белән кызыксынып, Аръяк атамасын алган басуга юлландым. Бер минуты да кадерле вакытта эшеннән озак тоткарламыйча гына, тракторчы Рафаэль Хәлимов белән сөйләшеп алырга форсат таптым. Җәмгыятьнең алдынгы механизаторы ул. Язын-көзен, кышын-җәен штурвал артында. Үзенә беркетелгән "ДТ-75" тракторын җи-тештерүчәнле эшләтә. Техникасын сакчыл файдалана: кадерләп-көйләп, төзәтеп торгач, озайлы ремонтларга да тукталмый. Язын тырматуда, ашлама кертүдә, чәчүдә, көзен туңга сөрүдә, кышын салам тарттыруда катнаша. Ел буена хәрәкәттә. "Хезмәт юлымны Совет Армиясе сафларында хәрби бурычымны үтәп кайтканнан соң, шофер булып башладым. Биш ел тәгәрмәчләр өстендә йөргәннән соң тракторга утырдым. Бу төр техникада эшләвемә дә 35 елга якын”,— ди ул. Хезмәтен зур канәгатьлек белән башкарганы күренеп тора. Төшке аштан соң икенче басуга күчкән. Аңа эшендә уңышлар теләп, саубуллашам.
Җәмгыятьтә әлегә төп эш көче — Шаран һәм Бакалы районнарыннан килеп эшләүчеләр икәненә күпләр хәбәрдар. Гусево авылыннан Александр Китаевның быел тракторга – беренче утыруы. "ДТ- 75" тракторын аңа ышанып тапшырганнар. Моңа кадәр хуҗалыкта төрле эшләрдә йөрде ул: чәчү вакытында чәчкечкә басты, салам эскертләүдә катнашты, үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Хезмәт кәефе күтәренке тоела. 
Авылларның, җәмгыятьнең үсешенә сизелерлек зур өлеш кертүче, күркәм эшләре белән яшьләргә өлге булырдай тракторчылар Бикьян Майлыбаев һәм Анатолий Алешиннар янына кагылам.Алар 117 гектарлы басуда җир тырматуда. Болары да югарыда телгә алынган авылдан. Җәмгыять оешканнан соң беренче көннәрдән үк эшли башладылар. Икесе дә — район маягы. Узган елда һәркайсы 9000 центнердан артык иген суктырып алган. Язын-көзен басу эшләрендә теләп катнашалар. Узган елгы урак күрсәткечләре буенча Анатолий Алешин өченче урынны алды. Абыйсы Сергей беренче, Илүс Галимов икенче урыннарны бүлештеләр. Язгы-җәйге басу эшләре тәмамлану белән уракка әзерлекне башлыйлар. " Үзебездә төрле тармакларда эшләргә туры килде. Җаваплы вазыйфалар да үтәдем: механик йөген тарттым. Инде монда килүемә дә тугызынчы ел”, — ди Бикьян абый. Җәмгыятьтә күп еллык үләннәрне тукландыру киң колач белән алып барыла. Балак ягы басуларында кышкы бодай һәм арыш җирләрен минераль ашлау тәмамланган да инде. Бирегә ярдәмгә ашлама һәм химик препаратлар сиптерүче " Ботаник” агрегаты ярдәмгә килгән. Аның өстенлекләре   бәһалап беткесез. ЫндыAр табагыннан басуларга ашлама ташуда Ранис Ситдиков һәм Вил Камалетдинов өзеклекләр булдырмыйлар. Төяп торуда агалы-энеле Наил һәм Адис Гарифуллиннар уңганлык күрсәтә. Хезмәтчәннәрне көненә берничә мәртәбә кайнар аш белән тукландыру оештырылган. Лариса Шафикова, Татьяна Ихсанова, Рәмилә Ситдикова пешергән ашлардан басу эшчәннәре канәгать. 
Гөлназ Гыймаева,
"Игенче”нең штаттан 
тыш хәбәрчесе.
Автор фотолары.

Просмотров: 580 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск