Вторник, 07.05.2024, 06:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 17 » Бөек Җиңү хөрмәтенә
07:35
Бөек Җиңү хөрмәтенә
Муниципаль район хакимияте 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында карар кабул итте.
Карарда билгеләнеп үтелгәнчә, бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча ун кешедән торган район оештыру комитеты төзелде. Комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков. Бу истәлекле датага багышлап чаралар планы расланды. Анда Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучыларга, шулай ук аларга тиңләштерелгән ватандашларга социаль-көнкүреш шартларын тәэмин итү, тормышларын җиңеләйтү буенча күреләчәк хәстәрлекләр турында әйтелә. Авыллардагы барлык һәйкәл-обелискларны, алар урнашкан паркларны, тирә-ягын тәртипкә китерү буенча бурычлар куела. Мәктәпләрдә укучылар белән батырлык дәресләре, тематик очрашулар, класс сәгатьләре, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт  фронты ветераннары катнашлыгында тантаналы линейкалар үткәрү планлаштырыла. Шулай ук авылларда мәдәният йортларында күп төрле мәдәни чаралар да уздырылачак.

Просмотров: 634 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск