Вторник, 07.05.2024, 03:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 10 » Шушы яктан, шушы туфрактан без
07:47
Шушы яктан, шушы туфрактан без
   6 апрель көнне Башкорт дәүләт аграр университетында муниципаль район хакимияте башлыгы, хакимият вәкилләре, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары һәм предприятиеләре җитәкчеләре бу уку йортында белем алучы өлкән курс студентлары — Чакмагыш районы егет һәм кызлары белән очрашу үткәрде. Күркәм традициягә әйләнгән әлеге очрашуны якташларыбыз дулкынланып көтеп алды. Шушы яктан, шушы туфрактан булулары өчен горурлык хисе кичерде талиплар бу көнне. 
    Очрашуны район хакимиятенең кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков ачты. Аннан сүзне биология фәннәре докторы, укыту эше буенча проректор Рузил Авзалов алды. Ул уку йортында югары белемле белгечләр — җир хуҗаларын әзерләү юнәлешендә башкарылган эшләргә байкау ясады. Университетта белем алып, бүген районыбызның икътисадын ныгыту өчен армый-талмый эшләүче сәләтле җитәкче, оста оештыручы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповны студентлар диккать белән тыңладылар. Ул райондашларыбыз яулаган үрләр, яшь кадрлар өчен матди һәм әхлакый дәртләндерү чараларын да билгеләп үтте. БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Алга” кооперативы рәисе Рушан Гайсин һәм 2010нчы елда шушы уку йортын тәмамлаган, бүген "Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында зоотехник булып эшләүче Ильяс Йосыповның чыгышлары да фәһемле булды. Укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан талипларга район хакимияте башлыгы һәм Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларының стипендияләре тапшырылды. Мондый бүләк 2009 елдан тапшырылып килә.
Быел ул Марина Зыятдинова (икътисад факультеты), Илвир Рафиков (икътисад), Юлия Сафиуллина (информацион технологияләр һәм идарә итү) һәм Илнур Солтановка (агротехнологияләр һәм агробизнес) тапшырылды.
Соңыннан уку йортын тәмамлаучылар белән контрактлар төзелде. Район предприятиеләрендә җитештерү практикасы үтү өчен килешүләргә дә кул куелды.
Шамил Закиров.

Просмотров: 612 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск