Понедельник, 06.05.2024, 19:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 9 » Өмәләрдә бердәм катнашыйк!
08:21
Өмәләрдә бердәм катнашыйк!
Район биләмәләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы махсус айлык үткәрү турындагы карарга кул куйды.
Карарга ярашлы, агымдагы елның 14 апреленнән 19 маена кадәр район биләмәсендә санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгы үткәреләчәк. 14 һәм 21 апрель көннәрендә районда гомум өмәләр оештырылачак. Бу чараны әзерләп үткәрү буенча унике әгъзадан торган оештыру комиссиясе расланды. Комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Ә.Фәхретдинов. Барлык предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләренә ведомстволарга беркетелгән биләмәләрне санитар кагыйдәләргә ярашлы итеп тоту йөкләтелә.
Язгы-җәйге чорда район үзәге урамнарыннан чүп-чарны полигонга чыгару өчен транспорт беркетү исемлеге расланды.
Карарда авыл Советы авыл биләмәләре башлыкларына үз биләмәләрендә санитар тазарту үткәрүне оештырырга, айлык чорында авыллардан чүпне чыгару өчен тиешле техника белән тәэмин итәргә, халык яшәгән пунктларны тазарту, санитар һәм янгынга каршы торышын даими контрольдә тоту, агачлар һәм яшел үсентеләр утыртуны, юлларны, тротуарларны, капка-коймаларны, бина фасадларын ремонтлау буенча эшләрне оештырырга, санитар җомгалар үткәрергә тәкъдим ителә. Шулай ук яр буйларын, елга, буа, чишмәләр тирә-ягын, зиратларны чистарту һәм төзекләндерү, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, спорт һәм балалар мәйданчыкларын ремонтлау, биналарны архитектура яктыртуын булдыру, фасадларны, капка-коймаларны буяу, башка төзекләндерү эшләрен башкару йөкләтелә. Терлекчелек фермалары янында янгын сүндерү максатында ясалма су алу урыннары булдырылырга тиеш.
Карарда Чакмагыш юл ремонтлау идарәлегенә дә (начальнигы Р.Х.Мусин) юлларны ремонтлау һәм юл билгеләрен тәртипкә китерү, яңарту буенча конкрет бурычлар куела. "Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәлеге” җәмгыятенә (Р.К.Агиев) каты көнкүреш калдыклары полигонының тоткарлыксыз эшен оештырырга, эчке квартал юлларга, тротуарларга агымдагы ремонт үткәрергә, йорт яны биләмәләрен  санитар чистартуны, андагы чүп-чарны полигонга чыгаруны тәэмин итәргә кушылды. Башка ведомство һәм хезмәтләр җитәкчеләренә дә шулай ук бу җәһәттән тәгаен бурычлар билгеләнгән.

Просмотров: 501 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск