Понедельник, 29.04.2024, 00:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 16 » Ышанычлы нигез салына
09:00
Ышанычлы нигез салына
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәррәү бара. Игенчеләребез май бәйрәме  көннәрендә дә басуда тырыш хезмәт салды. "Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында да бүген чәчүнең иң кызган  чагы. Тракторлар соңгы  яуган шифалы яңгырлардан соң янә  басуга  чыкты. Әлеге  вакытта яланда киләсе уңышка ышанычлы  нигез салына.
Баш агроном Азат Гайсин белән Чакмагыш-Аблай юлы буендагы 185 гектар мәйданны биләгән  басуга китеп барабыз. Чакмагыш авылын чыккач та сул яктагы Мостафа басуы күзгә  ташлана. Апрель аеның  соңгы ункөнлегендә биредә беренче булып чәчүгә төшкәннәр иде, ә хәзер  шытымнар күзне иркәләп ямь-яшел булып бердәм үсеп чыкканнар. Без икенче санлы басу  читенә  җиткәндә чәчү  комплексы  таккан "Джон Дир” тракторы  да  безнең янга килеп туктады. Тракторчы  кабинадан җитез генә  сикереп төште дә, чәчү  агрегатын   карарга кереште. Баш агроном белән  эш барышы хакында  сөйләшеп алдылар, орлыкның  туфракка күмелү  тирәнлеген дә карадылар.
"Джон Дир” тракторына  Мәсгуть Зыякаев идарә итә икән. Берьеллык   үлән – арпа  белән  борчак катнашмасы чәчеп йөри. Катнаш ашлама да кертелә бара. Малларга сенаж итеп салыначак менә дигән  азык булачак. Форсаттан файдаланып, аңа берничә сорау биреп, эш барышы белән  кызыксынам. "Беларусь” тракторында  ун ел эшләгән, ел да  көнбагыш, кукуруз чәчүдә, җир эшкәртүдә  катнашкан, тәҗрибә туплаган. Ике ел элек хуҗалыкка яңа  техника кайткач, аңа  ышанып тапшырганнар. Заман  техникасын күз карасыдай саклап-кадерләп тота, тиешенчә хез-мәтләндерә. Хәзер инде ярыйсы гына тәҗрибә  дә туплап өлгергән.
— Барлык эшләр дә автоматлаштырылган, кабинадагы компьютер аша идарә ителә. Механизатор өчен бик яхшы шартлар булдырылгач, эш вакытында әллә ни арытмый. Көннәр  шулай  әйбәт торса, чәчүне тиз арада  тәмамлаячакбыз, — ди ул зур ышаныч белән. Үзе күктә балкыган кояшка карап елмая.
Әйе,  игенченең кәефе яхшы быел. Мондый елны  түземсезләнеп  көтеп алды ул. Ничә ел инде һава  шартлары  крәстиян өчен уңайсыз килде, корылык теңкәгә тиде, уңыш та әллә ни  шатланырлык булмады. Инде, ниһаять, быелгысы имин килсен, дип телибез. Кыска гына ял вакытыннан соң трактор янә алга кузгалды, арттан  гәрәбәдәй орлыклар туфракка күмелеп калды. Трактор  гөрелтесенә басу  өстендә  тургайлар  сайравы кушылды. Көн җылы, тыныч. Туфрак та  өлгергән, дымлы. Басу көздән сөрелеп тырматылган һәм  катокланган, йомшак, тип-тигез.
Җир эшкәртү, чәчү ике сменада оештырылган. Мәсгуть Зыякаев, мәсәлән, иртән 8дән кичке 8 сәгатькә кадәр эшли. Аны Мират Казыйханов алыштыра,  төнгелектә дә   чәчү  тукталмый. Һәр  сменада механизаторлар 50-60ар гектарда чәчә. Миратны  да бүген  басу  читендә  очраттык, ул фильтр  алыштыру өчен килгән икән. Арырак басуда "ДТ-75” тракторында  Мирас Мостафин, авыр  каток тагып, җирләрне  тыгызлап йөри, аның  артыннан туфрак тигез булып кала. Чәчкәч тә басуны шулай катоклап чыгачаклар.
Эштә тоткарлыклар булганы юк, диләр механизаторлар. Чәчү орлыгын, ашламаны вакытында  китереп торалар. Бу эшләрне «КамАз» автомашиналарында тәҗрибәле шоферлар Ирек Латыйпов белән Зәбир Гәрәев башкара.  Бу хуҗалыкта тагын бер шундый заман  техникасы  эшли, диделәр. "Үзәк” машина-технология станциясенең "Нью-Холланд” тракторына тагылган чәчү  комплексы быел да ярдәмгә  килгән. Менә  шушы көч белән  чәчүне  тиз арада аткарып чыгу өчен тырышалар биредә.
Әйтергә кирәк, вакытның кадерен белеп, язгы көннең һәр сәгатен, бер минутын да әрәм итмәс өчен җиң  сызганып эшлиләр зарялылар. Механизаторлар, чәчүдә   катнашучылар тәүлегенә өч тапкыр  тукландырыла. Белгечләр, җитәкчеләр һәрчак басуда, игенчеләр  янында. Чәчүдә агрочараларның, технологиянең төгәл үтәлүе, һәр эшнең сыйфатлы итеп башкарылуы  даими контрольдә тотыла.
Язгы кыр эшләре барышын тәгаен саннарда  чагылдырсак, эшләр болайрак тора. 15 майга  барлыгы 1180 гектарда сабанашлык культуралары чәчелгән. Бу планга  карата 54 процент тәшкил итә. 700 гектарны  көзге бодай, арыш культуралары били, алар  уңышлы кышлап чыкканнар һәм катлаулы  ашлама белән өстәмә тукландырылган. Язгы бодай 750 гектарда  урнаштырыла. Бу культураның  "Экадо-70” һәм "Омская-35”  сортлары  чәчелә. Арпа  ("Челябинская-99”, "Белогородская-100”, "Памяти Кунакбаева”) 300 гектарда  үстереләчәк. Арышның "Чулпан-7” сортлысын чәчкәннәр.
Кооператив рәисе Зәбир Фәнил улы  Гыйлемхановның әйтүенә караганда, хуҗалыкта язгы  кыр эшләрен, әгәр көннәр  аяз торса, бер  атнада  тәмамларга  исәплиләр. Моңа ирешү  өчен техника җитәрлек, әзерлекле кадрлар бар. Шушы  берничә  көн  эчендә  шикәр чөгендере, көнбагыш чәчеләчәк. Басулар  әзер инде — тие-шенчә эшкәртелгән. Кукуруз чәчеләсе басу да әзерләнә. 180 гектарда купьеллык үлән мәйданы яңартылган, анда люцерна, костер чәчелгән. 207,5 тонна тәэсир итүче матдәдә минераль ашлама  кайтарылган һәм ул чәчүдә актив кулланыла. Минераль ашлама, һәр сөренте җиргә исәпләгәндә, 47 килограмм туры килә. "Вакыт ашыктыра. Көннәр шулай матур торганда, җир дымлы чакта чәчүне тизрәк тәмамлау өчен  игенчеләребез бөтен тырышлыгын, осталыгын сала”, — ди кооператив рәисе чәчү барышы турында сөйләгәндә. Эшләрегез гел уң булсын, басулар мул  уңыш белән сөендерсен, игенчеләр!
Рәшит Вахитов.



Просмотров: 733 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск