Понедельник, 29.04.2024, 10:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 19 » “Урал төбәгенең уңышлы эшкуары – 2012”
08:21
“Урал төбәгенең уңышлы эшкуары – 2012”
"Русия Саклык банкы” ачык акциионерлар җәмгыятенең Урал банкына караган 4597 санлы Чакмагыш бүлекчәсе үзе хезмәтләндергән Чакмагыш, Бакалы, Кушнаренко һәм Уфа районнарында яшәүче эшкуарлар арасында "Урал төбәгенең иң уңышлы эшкуары — 2012” дип аталган бәйге оештырды. 2012 елның 20 декабреннән быел 15 февральгә кадәр дәвам иткән әлеге чарада эшкуарлык структуралары белән банк арасында эшлекле, ике якка да отышлы тыгыз хезмәттәшлекне ныгыту максат итеп куелган иде. Бәйге тотучыларның безнең банк белән мөнәсәбәтләре җентекле өйрәнелеп, жюри арада иң-иңнәрне билгеләде. Җиңүчеләргә 6 номинациядә бүләкләр тапшырылды. "Тармак гуруы” ("Гуру отрасли”) Чакмагышта уңышлы эшчәнлек җәелдергән ханым Фәнзилә  Наил кызы Фәткуллина, "Бизнес-леди: ел күрсәткече” – Зилә Фәнис кызы Йосыпова, "Инноватор” – җаваплылыгы чикләнгән "Жилкомпроект” җәмгыяте, "Социаль җаваплы бизнес” номинациясе җиңүчесе – җаваплылыгы чикләнгән "Сихәт” җәмгыяте булып чыкты (калган ике номинация буенча җиңүчеләр – башка районнар вәкилләре).
Саклык банкы бүлекчәсенең Чакмагыштагы офисында 7 мартта без гүзәл ханымнарны  тантаналы шартларда бүләкләдек. Эшлекле, булдыклы чакмагышлыларга халык хуҗалыгының барлык тармакларында да һәрвакыт алдынгылыкны саклавын телибез.
Дамир Низамов, 
бүлекчә управляющие.

Просмотров: 496 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск