Территориаль сайлау комиссиясе муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге һәм үзәк район китапханәсе белән берлектә район мәктәпләре укучылары арасында "Тавыш бирми калма, юкса онытылырсың!” дигән баш астында стена гәзитләре һәм буклетлар әзерләүгә бәйге игълан итте. Әлеге чара укучы яшьләрнең сайлау барышы һәм сайлаучыларның хокуклары турында хәбәрдарлыгын арттыру, район тормышы белән кызыксыну уяту, аларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү, иҗади мөмкинлекләрен арттыруга юл ачу максатында оештырыла.
Җиңүчеләрне "Фермо” санлы техникасы компаниясенең бүләк сертификатлары көтә. Бәйге положениесе муниципаль район хакимиятенең рәсми сайтында (www.сһеkmagush.com.) яңалыклар тасмасында урнаштырылган.
Светлана Шакирова,
муниципаль район хакимиятенең
мәгълүмат-аналитика бүлегенең төп белегече.