2 ноябрьдә алтынчы чакырылыш Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе барышында "Игенче” гәзитендә түләүле материаллар урнаштыру өчен басма мәйданы бүлүгә җирәбә салу үткәреләчәген хәбәр иткән идек. Күрсәтелгән вакытка (сәгать 11гә) жирәбә салуда катнашырга теләүчеләр килмәде һәм ул уздырылмады. Шуңа күрә, "Сайлаулар турында”гы РФ Законына ярашлы, редакция түләүле материаллар бастырудан читләшә ала.
|