Суббота, 04.05.2024, 02:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Октябрь » 31 » Социаль хезмәтләндерү
09:21
Социаль хезмәтләндерү
Мобиль бригада  оештырылды
Халыкны социаль хезмәтләндерүне яхшырту максатында Башкортстан Республикасы Хезмәт министрлыгы тарафыннан 2011-2013 елларга олы яшьтәгеләрнең тормышын яхшырту буенча максатлы программа кабул ителгән иде. Шушы программага ярашлы, районыбызда халыкны социаль хезмәтләндерү буенча комплексы үзәгенең мобиль бригадасы оештырылды. Мобиль бригада эшчәнлегенең төп максаты – социаль хезмәткәр булмаган авылларда (әлеге вакытта районда 43 социаль хезмәткәр эшли) дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәтләр күрсәтү. Ул хезмәтләндерүләрнең барысы да бригада барган көнне бушлай башкарыла.
Мобиль бригада авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә эш итә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны билгели,  заявкалар кабул итә.
Хезмәткәрләребез беренче булып 28 октябрьдә (җомга) Иске Сөрмәт авылына барды. 3 ноябрьдә Яңа Коты, Чупты һәм Бикмәт авылларында булачак һәм социаль ярдәмгә мохтаҗларның йортларында булып, көн дәвамында үте-
нечләрен үтәп, ярдәм күрсәтеп йөриячәк, сорауларга җа-вап бирәчәк. Бу көннәрдә мобиль бригада составында психолог та, йортта хезмәтләндерү бүлекчәләре  җитәкчеләре дә авылларга чыгып, өлкән яшьтәгеләр, гомумән, ярдәмгә мохтаҗ булганнар янында булачак һәм ярдәм итәчәк. Бу яңа төр социаль хезмәтләндерү киләчәктә безнең районда уңышлы эшләп китәр, дигән ышанычта калабыз.
Мәмдух Шәрәфетдинов,
Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы 
буенча халыкны социаль хезмәтләндерү 
үзәге дәүләт учреждениесе директоры.

Просмотров: 731 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск