Понедельник, 29.04.2024, 05:08

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 20 » Соңга калдырмагыз!
09:34
Соңга калдырмагыз!
Агымдагы елның икенче яртысына вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясе дәвам итә. Абунәчеләр үзләре теләгән гәзит-журналларга языла. Мәгълүматлардан күренүенчә, подписканы рәсмиләштерү планы үтәлеше (күрсәткечләр 15 майга) түбәндәгечә: үзәк басмаларга – 21, республика матбугатына – 24, район гәзитенә язылу 35 процент тәшкил итә. Димәк, бу өлкәдә билгеләнгәннәргә тулысынча ирешү өчен эшлисе дә эшлисе әле.
Вакытлы матбугат басмаларына язылу барышына күз салсак, файдаланылып бетмәгән резервлар күп. Әйтик, ведомство подпискасын алыйк. Авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре ведомство язылуны бердәм оештырдылар, акчасын вакытында түләп, эшне тәмамлап та куйдылар. Мәктәпләргә, мәдәният учреждениеләренә һәм башка социаль объектларга алдагы яртыеллыкта да гәзит-журналлар киләчәк, дигән сүз. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре (кооперативлар, җәмгыятьләр) дә муниципаль район хакимиятенең матбугатка язылуга кагылышлы апрель аенда чыгарылган карарын үтәү, анда билгеләнгән саннарга ирешү өчен тырышалар. Халыкка биреләчәк хезмәт хакы исәбенә дә подписка оештыралар. "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасы администрациясе дә бу мәсьәләгә җитди карый, ведомстволы һәм халык өчен язылу уңышлы үтте.
Әмма эшләр бар җирдә дә алай яхшы  бармый әле. Район үзәгендә урнашкан предприятие, оешма, учреждениеләрдә гәзит-журналларга язылуда сүлпәнлеккә юл куелмасын иде. Тәүдә җитәкче үзе коллективта эшләүчеләргә үрнәк күрсәтсен, аннары башкаларны үзе артыннан ияртсен. Әнә шулай бергәләп эшләсәк, район халкы гәзит-журналларга активрак язылыр иде, дип уйлыйм.
Исегезгә төшереп үтәбез: үзәк басмаларга язылуның соңгы көне — 18 июнь, республика матбугатына һәм район "Игенче” гәзитенә 23 июнь билгеләнгән. Вакыт тиз үтә, әле үк язылып куйсагыз, үзегез өчен уңайлы булачак. Почта элемтә бүлекчәләрендә сезне көтәләр, ашыгыгыз, бүгенге эшне иртәгәгә калдырмагыз. Шулай ук үзегезнең көтеп алган басмаларыгызны китереп сөендереп торучы хат ташучыларга мөрәҗәгать итеп тә яратып укыган гәзит-журналларыгызга языла аласыз. Гәзит-журналларга язылыгыз, аларны алдырыгыз һәм укыгыз!
Фларида Сәмигуллина,
Чакмагыш почтамтының подписка бүлеге начальнигы.

Просмотров: 517 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск